Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
22 июнь , 16:51

Җәй айлары бигрәк ямьле!

Туган ягыбызга, ниһаять, көтеп алынган җылы җәй килеп җитте. Димәк, балалар өчен иң күңелле чор — каникуллар башланды.  

Җәй айлары бигрәк ямьле!
Җәй айлары бигрәк ямьле!

Нәкъ шушы вакытта ата-аналар каршына четерекле сорау килеп баса: балаларның ялы файдалы, ә иң мөһиме хәвефсез булсын өчен аны ничек оештырырга?

Ел саен Советлар Союзы Герое Ш. Гатиатуллин исемендәге 11нче татар гимназиясе көндезге лагерьда тәрбияләнүчеләр өчен үз ишекләрен ача.

«Йолдызчыклар» лагеренда быел да 100 малай һәм кыз ял итә. Биредә алар киләсе уку елына көч-куәт туплый, сәламәтлеген ныгыта, чын дуслар таба, командада эшләргә, бер-берсенең уңышларына сөенергә һәм теләктәшлек күрсәтергә өйрәнә. Бу гамәлләрдә аларга игелекле йөрәкле, бетмәс-төкәнмәс энергияле, яшь һәм иҗади күңелле остазлары — сыйныф җитәкчеләре: Л. Гәрәева, А. Гыйльметдинова, А. Галимова, А. Вәлиәхмәтова, З. Байназарова, Г. Заһидуллина, Л. Кадыргулова, шулай ук спорт оештыручысы В. Маслюков һәм музыка җитәкчесе Г. Салахова булыша. Алар хәтта иң тыйнак һәм оялчаннарны да кыюрак булырга өйрәтә, чараларда катнашуга җәлеп итә.

Быел безнең белән берлектә зур өметләр баглаган, бик перспективалы, актив, талантлы Казан Федераль университетының III курс студенты А. Гәрәева эшли. Ул беренче көннәрдән үк балалар белән уртак тел тапты һәм тәрбиячеләрнең дә күңеленә хуш килде.

Бездә ял итүче малайлар һәм кызлар квестларда, уен-бәйгеләрдә бик теләп катнаша. Барлык чаралар да югары һөнәри дәрәҗәдә, заманча технологияләр кулланып уздырыла.

Лагерьда шушы араларда хокук саклау органнары вәкилләре: юл хәрәкәте хәвефсезлеге үзәге җитәкчесе Е. Липовецкая, балигъ булмаганнар эше буенча бүлекнең өлкән инспекторы Г. Фахретдинова булып китте. Алар балалар белән җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләште.

Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре дә лагерьда кунакта булды. Кыю егетләр үзләренең авыр һәм хәвефле хезмәте турында гына сөйләп калмыйча, балаларга махсус киемнәрне киеп карау һәм янгын сүндерү машинасы кабинасында утырып тору мөмкинлеге дә бирде. Тәрбияләнүчеләребез бу очрашудан онытылмас тәэссоратлар алды. Ихлас йөрәктән 38нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә һәм шәхсән каравыл начальнигы бүлеге А. Валиевка рәхмәтебезне җиткерәсе килә.

Лагерь тәрбияләнүчеләре балалар һәм үсмерләр иҗат сараенда булып, «Про Федота-удальца» спектаклен, «Сәлам, җәй!» концертын һәм цирк тамашасын карады. Күңелле мизгелләр бүләк итүләре өчен яшь артистларга һәм аларның укытучыларына рәхмәт белдерәбез.

Пенза шәһәренең «Тесла-шоу» тамашасында балалар үзләрен тылсымчы, сихерче рәвешендә күзаллады, алар хәтта яшенне тудырып, аны кулларында тотып карый алды. «Котопёс» Уфа курчак театрының Казюка һәм Базюка исемле каһарманнары малайлар һәм кызларның күңеленә аеруча хуш килде, алар яраткан геройларын көчле алкышларга күмде һәм истәлек фотосына төште.

Лагерьда смена дәвам итә, балаларны алда яңадан-яңа ачышлар, мавыктыргыч маҗаралар көтә…

Р. ГАЛИМШИНА,
көндезге лагерь начальнигы, инглиз теле укытучысы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в