Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
22 июнь , 16:49

«Ватанга мәхәббәт — иман билгесе»

Ислам дине нигездә сугышка түгел, ә тынычлыкка һәм татулыкка чакыра һәм омтыла. Ул иң соңгы чиккә җитмичә кулга корал алмаска өнди. Әмма дошманнар һөҗүмен кисәтү һәм Ватанны саклау өчен көчле, каршы торырлык армия булдыру зарур. Шуңа күрә дин күзлегеннән, армиядә хезмәт итү — ул Ватан алдындагы изге бурычыбыз. Армиядә намус һәм фидакарьлек белән хезмәт итәргә, Ватанны кулга корал тотып сакларга һәрвакыт әзер булырга кирәк.

«Ватанга мәхәббәт — иман билгесе»
«Ватанга мәхәббәт — иман билгесе»

Шушы көннәрдә быел Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәтенең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсен тәмамлаган һәм Октябрьский коммуналь-төзелеш көллиятенең иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларының берсе булган Йосыпов Алимардон армиягә чакырылды. Бер елга сузылачак ерак юлга аны имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин, мәдрәсә студентлары һәм туганнары озатты. Алар барысы да аңа уңышлы хезмәт итүен, ныклык, түземлек күрсәтүен һәм исән-сау туган якка әйләнеп кайтуын теләде. Армиягә баручы тагын 13 егет кебек үк Алимардон хәрби бурычын үтәргә әзер, ул хезмәткә үз теләге һәм яхшы кәеф белән бара. Яшьләребез Кораллы Көчләрдә хезмәт итүнең һәр ир-атның тормыш юлындагы мөһим этап булуын аңлый. Биредә алар олы тормыш мәктәбен уза, чын дуслар таба, физик һәм рухи яктан чыныга.

Һәр мөселман үз Ватанын сакларга әзер булырга тиеш. Шуңа күрә армиягә бармыйча калу өчен төрле сәбәпләр эзләү, үзеңдә булмаган авыруларны табарга тырышу мөселман кешесе өчен зур гөнаһ санала. Өстәвенә, мондый адәмнең Аллаһы ризалыгына ирешә алуы икеле. Туган ил алдындагы изге бурычларын үтәүчеләр Раббыбыз каршында да, тормышта да югары дәрәҗәгә ия булачаклар.

«Нурул-Ислам» мәдрәсәсе матбугат хезмәте.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в