Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
22 июнь , 17:01

Туган авылым — күңелем чишмәсе

Үткән атнада гына Туймазы районы Бишкурай авылының 280 еллык юбилеена багышланган олы бәйрәм узды.  

Туган авылым — күңелем чишмәсе
Туган авылым — күңелем чишмәсе

Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланган иде. Туган яктан чыгып китеп, башка җирләрдә төпләнгән талантлы авылдашлар чакырылды, иганәчеләр белән тыгыз элемтә булдырылды. Авыл халкыннан, элекке заманнардагы кебек, йомыркасы, яулыгы, тастымалы җыелды. Беркем дә үтенечне кире какмады, булдыра алганча ярдәм итте.

Авыл башындагы сабантуй аланы иртән үк якташлар белән тулы иде. Һава торышы да бәйрәмгә туры килде: чалт аяз һава, көн җылы булды. Кунакларны капка янында хуҗалар — авылның Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать түгәрәге әгъзалары дәртле җыр белән каршылады. 2-3 сәгать буе бертуктаусыз сәхнәдән яланга моң агылды. Авыл җырчылары: Сәлимә Әхмәтҗанова, Флюз Хәбибуллин, Факиль Латыйпов, Клара Кунафина, Фәрит Газидуллин, Фәзит Сагадиев, Елена Яушева, вокал

җыр ансамбле «Янчишмә» (җитәкчеләре — Лида Закирова) чыгышларын туган авылыбызга багышлады. Читтән кайткан якташларыбыз: Венера Мөхәмәтшина һәм Зөлфия Батыршина тамашачыга үзләре иҗат иткән туган як, һәркемгә газиз булган гаилә турындагы җырларын ишеттерде. Замандашларның күзләрендә яшьләр күренде, хисләр ташып акты, уйларында алар хатирәләргә чумды. Көйләрне баянында Мәкасим Гыйльмиәхмәтов уйнады. Лилия Шәяхмәтова Даим Яушевның «Бишкурай», үзе язган «Карагай» шигырен сәнгатьле укыды. Күршеләрдән җырлар өчен Кандра-Котый авылыннан «Умырзая» җыр ансамбле, Кандрадан Лилия Сираева чакырылган иде.

Биология-химия фәнен укытуда зур дәрәҗәләргә ирешкән Вәсилә Гайнанова-Хәертдинова, спорт, физкультура укытучысы Әлфия Ишкильдина-Ильясовалар әти-әниләренә, укытучыларына тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтләрен укыды. Бәйрәмне алып баручы Разит Сөләймәнов белән Лилия Кунафина-Лутфуллина Бишкурай авылы тарихын хәтерләрдә яңартты, берәм-берәм алдынгы колхозчылар исемнәрен яңгыратты. Боларны ишеткәч, өлкән яшьтәге апа-абыйлар, яшьлекләрен исләренә төшереп, уфтанып куйгандыр әле. Авыл Советы башлыгы Светлана Ләвис кызы Мөхәмәтьярова юбилярларга, авыл активистларына, иганәчеләргә Мактау хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм сабантуйларга да охшаш иде. Аланда балалар һәм зурлар өчен уеннар гөрләп барды. Кемдер көянтә-чиләкләр белән су ташый, кемдер кашыкка йомырка салып йөгерә. Күз бәйләп чүлмәк ватуы да, капчык киеп узышу да, канат тартуы да бер дә җиңел түгел. Тик күпләр элеккеге заманнардагы ат чабышы, көрәш кебек ярышларны юксынып утырды.

Якында гына өстәлләрдә табын әзерләнгән иде. Анда нинди генә нигъмәт булмый калды икән! Татар-башкорт халкының барлык милли ашларын да кабып карарга мөмкин иде. Аларны кем генә әзерләп өлгерткән дисезме? Кичтән алар һәр урам активистлары йортына илтелде, иртән иртүк яланга чыгарылды. Ә самавырда бар халыкка җитәрлек чәй чажлап кайнап торды. Соңыннан халык хуш исле пылау белән сыйланды.

Ләкин бәйрәмдә иң мөһиме әле замандашларның очрашып аралашу-сөйләшүе булгандыр.

Читтән кайтучылар да бик күп иде бит.

Ә кичен, күңелле бәйрәмнең дәвамы булып, авыл Советы бинасы каршында җырлы-биюле дискотека оештырылды. Монда бала-чага, яшь-җилкенчәктән башлап, 50-60 яшьлекләр дә килгән иде. Бәйрәм көне онытылмаслык булып хәтерләрдә уелып калды. Ул көнне алган тәэссоратлар ел буе сакланыр әле!

«Башка елларда да бернинди авыру, сугышлар булмый, тагын да очрашырга язсын иде!» дигән теләк соңыннан да халык теленнән бөтенләй төшмәде.

 

Әлфия Шәйхлисламова,
Туймазы районы, Кандра авылы.

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в