Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
15 июнь , 17:31

Игелекле проектлар уңышка ирешсен!

Русия көне билгеләнгән мизгелләрдә «Йолдызлы» паркында «Бөтен кешегә бер дөнья» («Мир один на всех») ярминкәсе оештырылды.  

Игелекле проектлар уңышка ирешсен!
Игелекле проектлар уңышка ирешсен!

Әлеге ярминкәнең «Цветик-семицветик» исемле проекты шәһәребезнең 20ләп берләшмәсен туплады. Проектта катнашучылар, Октябрьский инвалидлар җәмгыяте әгъзалары чара кысаларында гомум кызыксынулар һәм планнар белән берләшкән дусларын җыйды. Шул рәвешле, ихлас хыялларның тормышка ашуы тагын бер тапкыр дәлилләнде.

Мәгълүм булуынча, «Бөтен кешегә бер дөнья» ярминкәсе «Берләшмәләр ярминкәсе» конкурсында җиңү яулап, «Берләшмәләр остаханәсе: иҗтимагый инициативалар практикасы» проекты кысаларында «Шәһәр үсеше иҗтимагый фонды» социаль, мәдәни һәм икътисадый үсеш Фондының (Уфа) ресурслы ярдәмен алды. Бу проект Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты чараларын кулланып, БРның гражданлык җәмгыятенә булышлык итү Фонды теләктәшлегендә һәм Президент грантлары Фонды финанславы белән гамәлгә ашырыла.

Берничә ай дәвамында инвалидлар җәмгыяте вәкилләре осталык дәресләрендә, шәһәр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары чакыруы буенча күнекмәләрдә, клуб утырышларында катнашты. Проектны тормышка ашыру барышында катнашучылар пешекче, чәчтараш эше, ораторлык, йога һәм ушу осталыгы, декоратив-гамәли сәнгать дөньясына чумды, рәссам, журналист, вокалчы, театрал һәм һәркем теләгәнчә бәхетле кеше булу хыялын тормышка ашырды. Егетләр-кызлар оялчанлык хисен җиңеп чыгып, комплекслардан арынды, үзләренә яңа дуслар тапты һәм кызыксыну даирәсен киңәйтте.

Театр тамашасында алар тылсымлы җиде төсле чәчәк кенә түгел, ә чып-чын гөлләмә туплауга иреште. Андагы һәр таҗ яфракчыгы яңа мөмкинлекләр һәм талантларны чагылдырды. Бу көнне кунакларга күңелле мизгелләрне «СМАЙЛИК» бәйрәмнәр агентлыгының каһарманнары бүләк итте. Алар әзерләгән программа «Йолдызлы» паркына җыелучыларның көчле алкышларын яулады. Смайликлар балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы уен-бәйгеләр оештырды.

Катнашучыларга теләктәшлек сүзләрен шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, проект кураторы, Уфаның «Шәһәр үсеше иҗтимагый фонды» социаль, мәдәни һәм икътисадый үсеш Фондының башкаручы директоры Елена Засорина, берләшмәләр һәм партнерлар лидерлары җиткерде. Хакимият башлыгы Алексей Шмелев та ярминкәдә кунакта булып, чарада катнашучылар һәм шәһәр халкы белән аралашты.

Милли мәдәниятләр үзәгенең иҗат коллективлары тамашачыларга музыкаль котлаулар бүләк итте. Октябрьский китапханәсе каршында эшләп килүче «Кояшны кабыз» клубы (җитәкчесе Ольга Габдулхакова) шигъри сәхифә белән сөендерде. Проектның дуслары — «Феникс» бию студиясе белән биюләр, спортчыларның бүләкләре, егет-кызларның кулинар казанышлары көчле алкышларга күмелде. «Яшел дөнья», «Чәчәкләр. Флорариумнар. Бүләкләр» һәм ЦВЕТОМАНЫ берләшмәләре күргәзмәсе чараның матур бер бизәге булды.

«ТроллиЛяндия» балалар уен бүлмәсе һәм «КАПИТОШКА» курчак театры бәйрәм мохитен тудырды. «Ачык йөрәк» волонтерлар отряды, мәдәният иреклеләре, «Октябрьский — осталар шәһәре» иҗади музей берләшмәсе, шахмат мәктәбе үзләренең уен һәм иҗат мәйданчыкларын тәкъдим итте.

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотосы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в