Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 июнь , 10:16

Яллар күңелле үтсен, дисәк…

Мәгълүм булуынча, 1 июньнән рәсми рәвештә су коену чоры ачылды. Бүгенге көндә Октябрьскийда ике пляж эшли. Бу Ыккүлдәге «Шәһәр» һәм «Спартак» спорт-сәламәтләндерү комплексы биләмәсендәге пляжлар. Аларның икесе дә тикшерү узган һәм техник карау актлары алган. «Благоустройство» предприятиесенә, «Спартак» спорт-сәламәтләндерү комплексына, эчке эшләр бүлегенә пляжларда җәмәгать тәртибен тәэмин итү, спиртлы эчемлекләр куллануга юл куймау бурычы йөкләтелгән.

Яллар күңелле үтсен, дисәк…
Яллар күңелле үтсен, дисәк…

Шушы араларда «Шәһәр» пляжында булып, андагы хәл торышы белән танышып кайттык. Көннәр җылы торуга бәйле яр буйларында кояшта кызынучылар, су керүчеләр байтак җыелган. Чыр-чу килеп уйнаган балалар да күп.

Биләмәдә кизү торган коткаручы Влад Хәмитов белән әңгәмәләшеп алдык.

— Пляж көн саен иртәнге уннан кичке 22.00 сәгатькә кадәр эшли, — ди Влад. — Бу арада өч кешелек коткаручылар төркеме кизү тора. Төнге вакытта су керү тыела. Шәһәр биләмәсендә тикшерү гамәлләре үткәрелмәгән башка сулыклар да барлыгын беләбез. Әмма аларда су коену рөхсәт ителми, чөнки анда коткаручылар кизү тормый. «Шәһәр» пляжында олылар һәм балалар өчен аерым су коену, кояшта кызыну урыннары ясалган. Шулай ук чүп контейнерлары, чишенү-киенү урыны, бәдрәф бар. Ял итүчеләрнең күп булуы сәбәпле шезлонглар санын арттыру уңайлы булыр иде. Сай җирләр чиген билгеләүче сигнал калкавычлары, махсус киртәләр урнаштырылган. Шунысын билгеләп үтәсе килә: хөрмәтле ата-аналар балаларының хәвефсезлеге турында кайгырту зарурлыгын онытмасын иде. Кызу көннәр башланган чордан сулыкларда бик күп балалар җыела. Аларның күпчелеге әти-әниләренең күзәтүеннән башка гына су коена. Без даими рәвештә мондыйларны искәртеп торабыз. Әмма барысы да хәвефсезлек кагыйдәләренә тиешле игътибарны бирми, кайчагында сулыкның җиһазландырылмаган, шуңа күрә аеруча хәвефле урыннарына китә. Һава торышы соңгы араларда гына җылытып җибәрде. Әлегә су тиешле дәрәҗәдә җылынып өлгермәгән, аның температурасы +15 градуска якын. Бу тиешле күрсәткечтән түбәнрәк санала. Салкын суның төп куркынычы — көзән җыеру ихтималы. Тирәнрәк, махсус җиһазландырылмаган урыннарда аеруча зур хәвеф сагалый. Балаларның мускуллары ныгымаган булу сәбәпле алар икеләтә сак булырга тиеш. Олылар арасында исә алкоголь тәэсирендә уяулыкны югалтучылар була. Кызганычка каршы, су коену чорындагы фаҗигале хәлләр тәү чиратта шушы сәбәпләргә бәйле. Күрше Татарстанда күңелсез статистика башланган да инде. Бездә бәхеткә мондый очраклар әлегә юк.

Влад коткаручы булып икенче ел эшли. «Миңа әлеге хезмәт бик ошый, шушы вакыт эчендә аны сайлавыма үкенгәнем булмады. Кешеләр иминлеген саклауга үз өлешемне кертә алуыма шатмын», — ди егет.

Үз чиратыбызда ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, балаларның җәйге каникуллары хәвефсез үтсен өчен аеруча уяу, игътибарлы булуларын сорыйбыз. Фаҗигаләрне булдырмау, кисәтү максатыннан кечкенәдән тормыш иминлеге нигезләрен өйрәнү мөһимлеге хәзерге чор таләпләренең берсе. Балалар бик кызыксынучан була, җәйге чорда алар аеруча активлаша. Төрле уеннар уйнарга, каядыр барырга, яңа җирләр күрергә телиләр. Бу очракта бала көтелмәгән бәхетсезлекләр белән очрашмасын өчен тормыш иминлеге нигезләре белән таныш булырга тиеш. Аларга җәйге чорда тагы да күбрәк игътибар бүләргә, вакытны бергә үткәрергә тырышырга кирәк.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в