Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 июнь , 10:14

Фаҗигаләр булмасын!

Нарыш микрорайоны янындагы юлда авария: машина кюветка төшеп, әйләнеп капланган һәм аңа ут капкан. Каза күрүчеләр бар, водительнең аягы, кулы сынган, төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Өстәвенә ул кабинада кысылып калган…

Фаҗигаләр булмасын!
Фаҗигаләр булмасын!

Беренче карашка гадәти юл-транспорт вакыйгасы сводкасы кебек тоелган мондый хәбәрләрне кызганычка каршы көн саен диярлек ишетеп торабыз. Бу юлларның начарлыгы, юл билгеләре, яктылык кайтара торган элементларның булмавына да, водительләрнең ваемсызлыгы, хәвефсезлек кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәвенә дә бәйле. Ә инде өстә язып үткән «сводка» чын түгел, бу Октябрьский шәһәренең махсус хезмәтләре катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерү буенча планлы күнекмәләрдән күренеш.

«Укулар БР Хөкүмәте карарына һәм планга ярашлы үткәрелә, — дип билгели гражданнар оборонасы, халыкны һәм биләмәләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау идарәсе начальнигы урынбасары Эльвир Гәрәев. — Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты, шәһәр идарәлеге, эчке эшләр бүлеге һәм 1нче шәһәр дәваханәсе белән берлектә авария нәтиҗәләрен бетерүгә бәйле бердәм эш тәртибен раслаучы күрсәтмәләр ясалды. Аларны хакимият башлыгы раслады. Гамәлдәге кагыйдәләргә ярашлы, һәр махсус хезмәт үзенә тәгаенләнгән бурычларны башкара. Авария-коткару отряды — каза күрүчене коткара, янгын сүндерүчеләр утка каршы көрәшә, МВД хезмәткәрләре, тикшерү төркеме юл-транспорт һәлакәте урынын чолгап ала».

… Әйтергә кирәк, махсус хезмәтләр вакыйга урынына санаулы минутларда килеп җитте. Эчке эшләр бүлеге вәкилләре шунда ук биләмәне уратып алды. Сулыш саклау битлекләре кигән, озын янгын җиңсәләре тоткан янгын сүндерүчеләр машинага капкан утны сүндерүгә кереште. Авария-коткару отряды начальнигы Салават Зиннәтуллин җитәкчелегендәге коткаручылар транспорт чарасының түбәсен кисеп алып, зыян күрүчене саклык белән носилкага урнаштырып, тышка чыгарды һәм медицина белгечләренә тапшырды.

Октябрьcкий шәһәренең гражданнар оборонасы, халыкны һәм биләмәләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау идарәсе начальнигы Ирек Зәкиев сүзләренчә, тактик укулар елына бер тапкыр оештырыла.

— Бүгенге күнекмәләрдә коткаручылар, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, «ашыгыч медицина ярдәме» белгечләре катнашты, — ди Ирек Мөдәрисович. — Сменада башлыча яшьләр тупланган, шулай булуга карамастан егетләр үз вазыйфаларын бик яхшы башкарып чыкты, куелган бурычлар тулы күләмдә үтәлде. Авария нәтиҗәләрен тиз арада бетерүгә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның төгәл гамәлләреннән тыш, шәһәрдәге башка махсус хезмәтләр белән бердәм эш итүе дә булышлык итте.

… Күнекмәләр уңышлы тәмамланды, каза күрүче коткарылды, машинага капкан ут сүндерелде. Махсус хезмәтләр вәкилләре янәдән көндәлек эшләренә: юлларда, биләмәдә иминлек, тәртип саклауга, кешеләрне коткаруга, гадәттән тыш хәлләрне, аварияләрне кисәтүгә һәм аларның нәтиҗәләрен бетерүгә кайтты. Коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, юл инспекторлары, медицина белгечләре киләчәктә дә сынатмас, укулардагы кебек үк тиз, бердәм һәм нәтиҗәле эш итәр дип ышанабыз!

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в