Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 июнь , 11:08

Бәйрәм оештырып, балаларның күңелен күрделәр

«Пакер» фәнни-производство фирмасы (директоры: М. Нагуманов) биләмәсендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган матур чара оештырылды.  

Бәйрәм оештырып, балаларның күңелен күрделәр
Бәйрәм оештырып, балаларның күңелен күрделәр

Малайлар-кызларга күп сандагы уен-конкурслар, осталык дәресләре, аквагрим ясау, пакер макеты, пазллар җыю һәм башкалар тәкъдим ителде. Хагги Вагги кебек персонажлар белән очрашу аеруча зур шатлык хисләре тудырды, һәркем яраткан геройлары белән фотога төшәргә тырышты. Фирма цехлары буйлап экскурсияләр барышында балалар «пакер» төшенчәсенең нәрсәне аңлатуы, аның ничек җитештерелүе һәм кайда кулланылуы турында мәгълүмат алды. Бу хакта кызыклы итеп экскурсоводлар: персонал белән эшләү буенча хезмәтнең әйдәүче белгече Асылбаева Зилә Мусаяповна, сату үсеше буенча директор Суфиянов Динар Илдарович, ЧПУ станоклары участогы җитәкчесе Вәлиуллин Ринат Мөнәвирович, ШГНУ эшкәртүе буенча төркем җитәкчесе Мигачев Вадим Викторович һәм протокол хезмәте җитәкчесе Шияпова Регина Ринатовна сөйләде.

Барысы чарага 250 бала җыелды. Оештыручылар тарафыннан яшь дусларга тәмле бүләкләр әзерләнгән иде. Ата-аналар да ачык ишекләр көнендә актив катнашты, алар ул-кызларына теләктәшлек белдереп торды. Болытлы көнгә, өстән явып торган яңгырга да карамастан бәйрәм бик күңелле үтте, һәркем анда рәхәтләнеп күңел ачып, уңай тәэссоратлар алды.

Фикерләр:

Евгения:

— Балаларны яклау көне уңаеннан «Пакер» фирмасына шундый матур бәйрәм оештырганнары өчен бик рәхмәтлебез. Яхшы кәефебезгә хәтта яңгыр да комачаулый алмады!

Регина:

— Фирма балаларыбызга чын бәйрәм бүләге ясады. Чарада катнашкан кызым яраткан каһарманнары белән очрашты, уен-биюләрдә катнашты, ихлас куаныч хисләре алды. Марат Мирсатовичка һәм оештыручыларга онытылмас чагу тәэссоратлар өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.

Гөлшат:

— Фирмабызда эшләүчеләрнең балалары өчен үткәрелгән «ачык ишекләр көне» онытылмас хис-тойгылар бүләк итте. Улыбызга бәйрәм чарасы бик ошады, экскурсия барышында ул әти-әниләрнең нинди мөһим һәм кирәкле эш башкаруына төшенде. Сабын куыклары шоуы, пакер макеты җыю, аквагрим, Хаги Вагги белән дискотека, тәмле бүләкләр — барысы өчен дә оештыручыларга зур рәхмәт!

Илгиз:

— Эшләгән урыным турында беркайчан да язганым юк иде, әмма улымның бәхетле йөзен күргәч, балаларыбызга күркәм бүләк ясаучыларга ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен әйтәсе килде. Һәр бала өчен әти-әниләре хезмәт куйган, ниндидер дәрәҗәдә «тыелган» урында булып кайту — ул чып-чын хыял бит! Улыбыз да бу көнне әллә кайчаннан көтте һәм, ниһаять, хыялы тормышка ашты. Ул рәсми рәвештә әтисенең эш урынында булып, аның өстәле артында утырып торды, бөтен нәрсәне кызыксынып күзәтте.

Анастасия:

— «Пакер» фирмасы җитәкчелегенә ихлас хөрмәт сүзләрен әйтәсе килә. Искиткеч матур бәйрәм оештырганнар! Предприятиегә киләчәктә дә уңышлы эшчәнлек, чәчәк атуны теләп калам.

Сабрина:

— Матур шимбә көнендә «Пакер»да үткәрелгән бәйрәм яхшы кәеф һәм кызыклы мәгълүмат алу мөмкинлеге бирде. Катнашучылар чаралардан канәгать калды, уеннарда актив катнашты. Мавыктыргыч экскурсия һәм җылы мохит өчен фирма хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотолары.

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в