Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 июнь , 16:40

Янә яңгырлар килә...

Эх... Җәйнең яхшы һава торышына сөенә генә башлаган идек!  

Янә яңгырлар килә...
Янә яңгырлар килә...

Бүген, 3 июньдә, «Башгидрометүзәк» хезмәткәрләре фаразларынча, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә. Шуңа да карамастан, көн җылы булачак: термометр баганалары +22, +27 градуска кадәр күтәреләчәк.

Иртәгә республикада кыска вакытлы яңгырлар явуы, шулай ук яшенле яңгырлар булуы көтелә. Төнлә һава температурасы +9, +14, көндез +18, +23 градус булыр дип фаразлана.

Яңгыры булса булсын, гарасаты булмасын! Шулай бит, дуслар?

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в