Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 июнь , 10:56

Күбрәк малайлар туа

Балалар республикада яшәүчеләрнең 22,6 процентын тәшкил итә.  

Күбрәк малайлар туа
Күбрәк малайлар туа

Ел башына Башкортстанда 904,2 мең бала һәм үсмер яшәве билгеле. Алар республикада яшәүчеләрнең 22,6 процентын тәшкил итә.

Шәһәрләрдә балаларның - 63, 2, авылларда - 36, 8 проценты яши. 36,5 процент бала мәктәпкәчә яшьтәге балалар категориясенә керә.

Билгеле булуынча, үткән елда Башкортстанда 39333 бала дөньяга килгән. Билгечләр әйтүенчә, ел саен малайлар кызларга караганда күбрәк туа. Атап әйткәндә, 20 мең 208 малайга 19 мең 125 кыз туры килә. Ә икенче төрлерәк әйтсәк, 100 кызга якынча 105-107 малай туры килә.

Балаларны Халыкара яклау көне белән сезне, тиктормас, шаян буын!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в