Төбәктә башкарылган эшләр, киләчәккә планнар һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек ул. Шәһәрдәшләр дә мондый форматтагы аралашуга уңай карый һәм үзләре яшәгән микрорайоннарны төзекләндерү буенча алдан ук сорауларын әзерли.
Шундый очрашуларның чираттагысы Зеленый микрорайонында оештырылды. Анда төбәк тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Шәхси торак төзелеше микрорайонына караган сораулар гадәттәгечә булды — юлларны һәм контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү һәм карап тоту, коммуналь төргә кермәгән һәм шуңа күрә аларны зур габаритлы чүп-чар бункерларына салырга ярамаган үсемлек калдыклары белән нәрсә эшләргә, законсыз чүплекләрне бетерү, хуҗасыз хайваннар, яңгыр сулары агып төшә торган канализация.
Очрашуда телгә алынган барлык мәсьәләләр дә беркетмәгә кертелде. Зур чыгымнар таләп итмәгән сорауларны тиз арада хәл итү бурычы куелды. Шактый гына финанслау кирәк булганнары планлы рәвештә чишеләчәк.
Очрашу ахырында шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев микрорайонда яшәүчеләргә үз эшләрен кичектереп торып, фикер алышуга килүләре, ачык сөйләшүләре, төбәктәге, гомумән шәһәрдәге мохитне яхшырту теләге белән яшәүләре өчен рәхмәтен белдерде.