Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 июнь , 14:57

Гаилә — бәхет учагы

Бүгенге шартларда Гаилә үз кыйммәтен саклыймы? Балаларны ана теленә тугрылык рухында тәрбиялүдә Гаиләнең әһәмияте зурмы?  

Гаилә — бәхет учагы
Гаилә — бәхет учагы

Әлеге һәм башка шундый җитди сорауларга җавап эзләде чираттагы утырышта «Илһам» клубы әгъзалары. Бер уңайдан шәхси гаилә тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар, якты вә сагынычлы хатирәләргә бирелделәр.

Гаилә. Нибары биш хәрефтән торган сүз. Ә никадәр тирән мәгънә яшеренгән анда! Әби-бабай, әти-әни, балалар, буыннан-буынга дәвам итүче ныклы нәсел җебе, давылларга бирешмәслек тирән тамырлы ыру агачы. Гаҗәеп! Шул ук вакытта җан тынычлыгы, ышаныч-терәк, дәва-шифа алу урыны да ич ул Гаилә. Гәрчә кайберәүләр, «бу инде искергән төшенчә, хәзерге заманда аның кирәге юк», дип фәлсәфә сатсалар да...

Чараның алып баручысы Ольга Габдулхакова үз чыгышында нәкъ шул гомерлек кыйммәтләр хакында сүз алып барды да инде. «Гаилә — җылы учак. Ата-ана тоткасы, балалар — көзгесе... Шундый бер мәсәл бар. Күршедә генә ике гаилә яшәгән ди. Берсендә көне-төне ызгыш. Икенчесендә — тынлык. Әрепләшеп гомер иткән гаилә башлыгы күршеләренең татулык серен мотлак белергә ниятләгән. Яшеренеп кенә тыңлый икән тегеләрне... Берзаман кыйбатлы ваза өстәлдән төшеп челпәрәмә килмәсенме! Вәт хәзер тавыш чыга инде боларда, дип уйлый икән безнең «шымчы». Тик... юраганы хуш килмәгән, хатын белән ир икесе дә фәкать үзләрен генә гаепләгән. Ызгышырга урын калмаган. кыскасы. «Шымчы»быз өенә кайткан, түземсезлек белән көткән хатынына күршеләрдәге иминлек серен ачкан: «Аларда барысы да гаепле, ә бездә барысы да хаклы...» Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Уйланырлык җирлек бар.

... Арытаба исә фәһемле сөйләшүне мөхтәрәм кунаклар дәвам итте. Яшерен-батырын түгел, шактый тормыш тәҗрибәсе туплап өлгергән хөрмәтле апа-абыйларыбыз. Яшьләргә гыйбрәт, акыл-үрнәк алырлык валлаһи! Хәер, Рәзинә ханым Сабирова ассызыклаганча, «Гаиләдә төрле хәлләр була», гелән ал-гөл дигән сүз түгел. Кытыршырак мәлләрдә бер-береңә юл кую, аңлашу, тәмле телгә саранланмау үтә мөһим. Сәетгали ага да ихластан хуплый җәмәгате фикерен. «Рәзинәне Аллаһы Тәгалә үзе бирде миңа, шатланып туялмыйм», ди дулкынланган халәттә. Афәрин ир асылына!

Форсаттан файдаланып, Рәзинә апа соңгы арада булган куанычлы вакыйга белән дә уртаклашып китте. «Тугызынчы май көнне, бәйрәмнән кайтышлый, кафега кереп хәл алырга, тамак ялгарга ниятләдек, — ди ул. — Матур гына утырдык. Инде акча түләп, кайтыр якка юнәлик дисәк... Акча алмадылар бездән! «Сездән алда кергән кызлар түләде инде», дип аптыратмасыннармы. Рәхмәт яусын игелекле җан ияләренә. Әйткәндәй, 9 май безнең никах көне дә бит әле...» Могҗиза. Бәхетленең бәйрәме бер көндә, диюләре хактыр!

Зәримә Гафарова, Сания Хәбибрахманова да үз гаилә тәҗрибәләре белән бүлеште. Гаилә стажлары зурдан, байтак истәлекләр тупланган хәтер «сандыгы»нда... Ир-хатын йортта беркадәр тәрбия дә ала ич әле ул. Күркәм сыйфат-гадәтләр күз ачып йомган арада пәйда булмый! «Тормыш иптәшемне җайлап кына «хәерле иртә», «рәхмәт» әйтергә өйрәттем, — дип көлемсери Зәримә ханым. — Балалар бакчасында эшләдем бит, күнегелгән... Тора-бара үзе үк ияләште матур сүзләргә хәләлем, «телевизордан да хәерле иртә телиләр», ди берзаман. Телевизорның файдасы да булыр икән!» Әйе, шаян-көлкегә дә урын җитәрлек гаилә институтында... Инде Сания ханыма килгәндә, ул гаиләсе белән Себердә озак еллар гомер кичергән. Июнь аенда тормыш коруларына 55 ел тула икән. Котлыйбыз! «Бик дус, килешеп-киңәшләшеп яшәдек, — ди бәхет иясе. — Аннан ары иң тәү чиратта хатын-кыз үзен карарга, тәрбияләргә тиеш бит әле. Шул хакта онытып җибәрмәсен иде гүзәл затларыбыз».

Чыннан да, гаять мөһим мәсьәләне күтәреп чыкты телмәрчебез. Хатын-кыз сәламәтлеге — гаилә иминлеге өчен үтә әһәмиятле төшенчә. Әни кеше авырып китә икән, өйнең яме, ризыкның тәме югала хәтта... Әлеге фикергә «илһамлылар» дәррәү кушылды. Һәркем җанлы сөйләшүгә үз өлешен кертергә омтылды. Тышкы кыяфәт, килеш-килбәт мәсьәләсенә дә кагылып үттеләр. Нәфис җенес вәкиле үз исеменә тугры калырга тиеш лә... Әлбәттә, моның өчен гаиләдә аңлау-хуплау табу зарур. «Ике ярты бер-берсен хөрмәтләргә, кадерләргә тиеш, — дип исәпли педагог Әнисә Мөгыйнова. — Тәрбия төп гаиләдә башлана, нәселдән килә, байтак нәрсә шуңа бәйле». «Балалар бакчасында эшләү дәверендә анык төшендем: нәниләре аша ата-анасын күрәсең-таныйсың. Сабый нигездә өендәге өлкәннәрдән үрнәк ала», — дип җөпли Зөбәрҗәт Мөхәммәдьярова. Тәрбиячеләр белеп сөйли. Дөрес сүзгә җавап юк. Газиз ана телебезгә сөю-мәхәббәт хисе дә тәү нәүбәттә шул Гаилә дигән иксез-чиксез дәрьяда ярала, йөрәк түрен били ич!

Ни аяныч, башлыча Кеше кадерен исән чакта әллә ни бәһалап бетермибез, вафатыннан соң гына кемне югалтканыбызны аңлыйбыз. Газиз тормыш юлдашларын җуйган ханымнар үз башларыннан кичерә әлеге хәлләрне. «Яшьлек хаталарын төзәтеп булмый, кызганыч. Гаиләдә мөмкин кадәр игътибарлырак, йомшаграк булырга кирәклегенә соңнан гына төшенәсең. Олыгайгач искә төшә. Үкенәсең. Моннан да читен нәрсә юктыр бу дөньяда», дип бәянли ветеран укытучы Ада Мирсәетова. Күңел түрендәген түкми-чәчми җиткезә тыңлаучыларга ихтирамлы педагог. Чын йөрәктән рәхмәт белдерик, бәлки урынлы киңәш-нәсихәтләр бәгъзеләрнең гаилә учагын саклап калырга ярдәм итәр...

Ә шулай да, һич өметсезлеккә бирелми адәм баласы! Янә бер әңгәмәдәшче — Земфира Садыйкова сөйләгәннәр дәлил моңа. «Искитмәле ханым белән таныштым. Ялгызы көн күрә. Инде өлкән яшьтә булуына карамастан, сабыйлар карый. Юк, үзенекеләрне түгел, бөтенләй чит-ят балаларны! Хәер, чит балалар булмый диләр ич... Рак белән авырган ханым үз бәхетен шул нарасыйларда тапкан. Могҗиза — каты сырхаудан савыккан! «Әнием яшь чакта кияүләрен түгел, без кызларын тирги иде. Алар чит кеше балалары, сүз әйтергә ярамый, дип. Шул тәрбия күңелгә сеңеп калган», ди. Яңа танышым белән тулысынча килешәм. Һәр кеше җылы

сүз, эчкерсез елмаю, ягымлы карашка мохтаҗ. Саранланмыйк, шәфкатьле, миһербанлы булыйк бер-беребезгә!». Чын мәгәр, Гаилә темасына үзенчәлекле йомгак сыман яңгырады әлеге өндәү. Нәкъ шигъри юллардагыча:

Тигезлектә, иминлектә

Үтелсен иде еллар.

Гаилә дигән зур корабны

Аудармасын дулкыннар!

Шатлык керсен һәрбер өйгә,

Борчу ишек какмасын.

Дус-туганнар белән бергә

Тормышлар гөрләп барсын!

(Лилия Саттарова).

 

Сәлия Гарифуллина

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в