Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 июнь , 15:07

Бүләк кемгә эләгер?

Хөрмәтле дуслар! Республика матбугат басмаларына, шул исәптән, Октябрьский шәһәренең «Туган як» гәзитенә 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу дәвам итә.

Бүләк кемгә эләгер?
Бүләк кемгә эләгер?

Ике басмага язылучылар арасында бүләкләр (ноутбук, телевизор, мотоблок, суыткыч (морозильный ларь), велосипед) уйнатылачак. Отышта катнашу өчен «Туган як»ка һәм «Башкортстан республикасы» нәшрият йортының тагын бер гәзит яки журналына язылырга кирәк. Квитанция күчермәләрен «Подпишись и выиграй» тамгасы белән 15 июльгә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрү сорала: 450079, Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13 йорт. Шулай ук электрон почтага салырга мөмкин: [email protected] Исем-фамилия, адрес һәм телефоныгызны күрсәтергә онытмагыз.

Акция 2022 елның 1 февраленнән 30 июленә кадәр үткәрелә. Ярыш шартлары белән оештыручының сайтында танышырга мөмкин: www.rbsmi.ru.

Игътибар! Республика отышыннан тыш, «Туган як» гәзите язылучылары арасында да бүләк уйнатыла. Анда икенче яртыеллыкка язылган барлык әбүнәчеләр дә автомат рәвештә катнашачак (квитанция күчермәләре кирәкми).

Бүләк бик шәп — югары сыйфатлы, кыйммәтле япма (покрывало)! Отыш 15 июльдә уйнатылачак. Шул көнгә кадәр гәзиткә язылырга ашыгыгыз, дуслар. Әгәр редакциягә килеп йөри алмыйсыз икән, 6-03-28 яки 8(927)924-20-29 телефоннарына шалтыратыгыз һәм без үзебез өегезгә барып яздырып кайтачакбыз.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в