Барлык яңалыклар

Вәхшилеккә нокта куелырмы?

«Әкият» скверындагы вандаллык очрагына битараф калучылар әз булгандыр. Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Николаевич Шмелевның ВКонтактедагы рәсми битендә бу хәлгә бәйле мондый пост чыкты.

Вәхшилеккә нокта куелырмы?
Вәхшилеккә нокта куелырмы?

«Шәһәрдә җәмәгать киңлекләрен, ишегалларын һәм яшел зоналарны төзекләндерү эшендә тулы бер белгечләр командасы мәшгуль. Шушы гамәлләргә федераль һәм республика бюджетларыннан шактый акча юнәлтелә, аңлашылуынча, бу чараларны җәлеп итү җиңелдән түгел.

Кызганычка каршы, күпме кешенең хезмәте, шулай ук матди чыгымнар салынган шәһәр милкендәге барлык объектлар да төзек хәлендә сакланмый. Төбәктә вандаллык мисаллары белән инде берничә тапкыр очраштык. Паркларда эскәмияләр һәм тренажерларны вату, яңа ел шәһәрчегендә боздан ясалган сыннарны җимерү очраклары да булды. Шушы араларда «Әкият» скверында булган вакыйганы исә һич арттырмыйча вәхшилек дип атарга була: бәдрәф ишеге ватык, раковина челпәрәмә килгән, бөтен кабина пычратылган. Күрше скверда, 1нче сәнгать мәктәбе янында эскәмияләр ватып ташланган.

Халык уңайлылыгы, тирә-юньнең күркәмлеге өчен төзелгән объектларны җимерүгә нинди сәбәпләр этәрә? Бу вәхшиләрнең гамәлләрен нәрсә белән аңлатырга? Аларны кемнәр һәм ничек тәрбияли? Әлеге сорауларга җавап эзләгәндә каршыга шундый мәсьәлә килеп баса — шәһәребезне төзекләндерү, цивилизация кирәкме соң безгә? Бәлки раковиналы, уңайлы җылы бәдрәф урынына гади агач кабинка куяргадыр? Бу күпкә арзанрак һәм хәвефсезрәк тә булыр сыман. Әйдәгез, шушы сорауны бергәләп хәл итик.

Үз чиратыбызда, без инде «Әкият» скверындагы варварлык буенча карар кабул итеп, аның нәтиҗәләрен бетерү өстендә эшләячәкбез. Шәһәр бюджеты өчен бу сизелерлек чыгымнар таләп итәчәк, әлбәттә.

Мин тагын бер тапкыр балигъ булмаган балаларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итәм: зинһар өчен ул-кызларыгыз белән сөйләшегез. Бу чит балалар эше түгел, үзебезнең шәһәр үсмерләре кылган начарлык. Алар хуҗасыз һәм кирәкмәгән әйберләрне түгел, гомум милкебезне җимергән. Хөрмәтле ата-аналар! Безнең бурычыбыз — үсеп килүче буынны шәһәрне төзекләндерүчеләргә карата рәхмәтле булырга өйрәтү, тырыш хезмәт нәтиҗәсендә булдырылган объектларга ихтирамлы, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Балаларга мөмкин булган барлык тискәре нәтиҗәләрне аңлатыгыз. Алар өчен сез — ата-аналар җаваплы.

РФ Җинаятьләр кодексы нигезендә, вандаллык өчен җинаять җаваплылыгы каралган, мондый гамәлне башкаручыга кырык мең сумга кадәр штраф яки бер елга хәтлем холык төзәтү эшләре, яисә өч айга кадәр кулга алу җәзасы билгеләнә.

Октябрьскийлылар, әгәр сез вандаллык очрагы шаһиты булсагыз, бу хакта полициягә яки шәһәр хакимиятенә хәбәр итүегезне сорыйм. Шулай ук минем социаль челтәрләрдәге битемә яза аласыз. Хулиганнар җәза алырга тиеш».

Гәзит укучыларны да бу тема буенча сөйләшүгә чакырабыз. Вандаллык күренешләренә, гомумән, имин мохит мәсьәләләренә бәйле уй-фикерләрегезне редакциягә язма рәвештә яки «Туган як»ның ВКонтактедагы рәсми битенә (https://vk.com/tuganyak1990) смс хәбәр итеп юллый аласыз.

Фото социаль челтәрләрдән.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в