Барлык яңалыклар

Хөрмәтле бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре!

Сезне Русия эшкуарлары көне белән котлыйм!

Хөрмәтле бизнес-җәмәгатьчелек  вәкилләре!
Хөрмәтле бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре!

Сез авыр, әмма мөһим хезмәт башкарасыз. Яңа производстволар һәм эш урыннары булдырасыз, шәһәрдәшләргә яңа хезмәтләр тәкъдим итәсез, салым кертемнәре хисабына бюджетны тулыландырасыз, инвестицияләр җәлеп итәсез, бихисап социаль мәсьәләләрне чишәсез, шәһәрне төзекләндерүдә ярдәм итәсез. Сез үз өстегезгә җаваплылык алып, тәвәккәллек күрсәтәсез, куелган максатка ирешәсез, үз көчегезне һәм мөмкинлекләрне дөрес исәпләп, яңа үрләргә омтыласыз.

Бүген Октябрьскийда 2398 үзмәшгуль һәм 3763 кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшли. Бу талантлы, максатчан, энергияле, актив, зирәк фикерләүче, яңа идея-проектларны тормышка ашыручы, нинди генә кыенлыкларга да карамастан, билгеләнгән максатларга ирешергә сәләтле кешеләр.

Октябрьский эшкуарлары һәрвакыт җәмгыятьнең авангардында торучылар арасында. Алар шәһәр тормышында актив катнаша, спорт һәм мәдәниятне үстерүдә булыша, хәйриячелек белән шөгыльләнә, күләмле чаралар һәм бәйрәмнәр үткәрүдә булыша.

Хөрмәтле бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре! Һәммәгезгә дә эшкуарлык идеяләрен уңышлы тормышка ашыруны, ышанычлы эшлекле партнерлар, тотрыклы керемнәр, табышлы килешүләр, шәһәр, республика һәм илебез үсешен тәэмин итүче бизнес телим! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим!

Хакимият башлыгы А. Шмелев.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в