Барлык яңалыклар

Борынгы Болгар шәһәренә сәяхәт

2022 ел тарихка Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләү елы буларак кереп калачак.  

Борынгы Болгар шәһәренә сәяхәт
Борынгы Болгар шәһәренә сәяхәт

Русия Федерациясе Президенты В. Путинның 2021 елның 28 апрелендәге боерыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнехановның узган елның 4 июнендәге Указы белән истәлекле датаны бәйрәм итү дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелә. Чарага Бөтенрусия статусы бирелгән, ул зур тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия.

1100 ел элек, 922 елда Идел буе Болгарының җиденче хөкемдары Алмуш хан дәүләт башлыклары иудаизмга тәүбә итүче хазарларга каршы хәрби ярдәм эзләп, Багдад хәлифәсенә мөрәҗәгать итә. Идел

буе Болгары башкаласына, Болгар шәһәренә Багдадтан илчелек килә, бу ислам дөньясы белән хезмәттәшлеккә нигез сала. 922 елның 21 маенда Алмуш хан бөтенхалык корылтаен җыеп, Багдад илчелеге вәкилләре каршында Идел буе Болгарының дәүләт дине буларак исламны игълан итә. Шул рәвешле, татар халкы тарихына гына түгел, ә соңыннан бөтен Русия дәүләтенә дә йогынты ясаган цивилизацияле сайлау ясала. Бу вакыйга башлыча Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләрен берләштерүче уникаль Русия цивилизациясе булдыруны билгели.

Тарихи датаны бәйрәм итү үз эченә бик күп күләмле чараларны алды. Анда мөселман илләреннән делегацияләр, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, чит ил һәм Русия дин әһелләре, татар диаспоралары вәкилләре җыелды. Юбилей чараларында шулай ук Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин җитәкчелегендәге зур делегация дә катнашты. Делегация составына мәхәллә кешеләре, руханилар, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм студентлары керде.

Тантана уңаеннан бик күп бәйрәм чаралары әзерләнгән иде: дини җырлар концерты, билбау көрәше буенча илкүләм турнир. Төп вакыйгаларның берсе Болгар шәһәрлегенең Кече манарасы янында халыкның күмәкләп «тәүбә намазы» укуы булды. Аны РФ мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Русиянең Югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үткәрде, ул шулай ук Җәмигъ мәчете мәйданында өйлә намазына җитәкчелек итте.

Дөньяның 70 иленнән килгән кунаклар өчен зур сәүдә ярминкәсе, халык сәнгате һөнәрләре күргәзмәсе оештырылган иде. Барлык юбилей чаралары да чагу, мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.

Шәһәребезнең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе студентлары бу сәяхәттә үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алды, бәйрәм аларның күңелендә чагу онытылмас тәэссоратлар һәм уңай кичерешләр калдырды.

 

Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в