Туган як
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 Май 2022, 16:43

Шәфкатьлелек Сезнең йөрәктә!

12 майда илебездә шәфкать туташлары көне билгеләнеп үтә.

Шәфкатьлелек Сезнең йөрәктә!
Шәфкатьлелек Сезнең йөрәктә!

Әлеге һөнәргә нигезне Петр I сала. Патша «Монахиняларны госпитальләргә тәгаенләү турындагы» Указны раслый. 1860 елда табиб Михаил Пальцев җитәкчелектән хирургларга ярдәм итүче шәфкать туташлары штабы оештыру хакында сорый. Шул рәвешле бу һөнәр берничә елдан барлык хәрби госпитальләрдә, дәваханәләрдә барлыкка килә.

Безнең илдә бәйрәм 1993 елдан башлап билгеләнә. Нәкъ шул чорда Русиядә шәфкать туташлары ассоциациясе булдырыла. Һөнәри бәйрәм көнендә белгечләр катнашлыгында «түгәрәк өстәл»ләр, осталык дәресләре үткәрелә. Анда өлкәгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр тикшерелә. Игелекле һөнәр ияләренә бүләкләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырыла. Октябрьский шәһәрендә дә матур бәйрәмне һәрчак олылап билгеләп үтәләр. Агымдагы елда да Яшьләр сараенда шәфкать туташларын хөрмәтләү тантанасы оештырылды. Рәсми өлешне ачып, хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр һәм эчке сәясәт буенча урынбасары Октябрь Латыйпов ак халатлы шәфкать ияләренә ихлас тәбрикләвен җиткерде һәм дүрт белгечне бүләкләү буенча хөрмәтле йөкләмәне башкарды. Шәһәр хакимиятенең Мактау грамотасына лаек булдылар: стерильләштерү бүлегенең шәфкать туташы З. Әхмәтгалиева (эш стажы — 32 ел); гинекология бүлегенең палата шәфкать туташы Л. Гомәрова (30 ел). 1нче стационарның операция бүлеге шәфкать туташы Н. Густова (22 ел стажга ия) һәм онкология бүлегенең палата шәфкать туташы Э. Усманова (25 ел) хакимиятнең Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.

«Шәфкать туташлары — коллективның йөрәге. Поликлиника яки стационарда сезнең катнашлыгыгыздан башка оештырырга мөмкин булган бер генә гамәлне дә күз алдына китереп булмый. Сезгә ныклы сәламәтлек телим», — дип теләде Октябрь Рәис улы.

Җыелучыларны бәйрәм белән 1нче шәһәр дәваханәсенең баш табибы Сергей Иванов та котлады. «Шәфкать туташлары пациентка табибка караганда да күбрәк вакытны бүлеп бирүче дипломлы белгечләр ул. Нәкъ алар күрсәтмәләргә таянып дәвалау гамәлләрен тәэмин итәләр, авыруларны кабул итәргә булышалар, операцияләр вакытында ассистент булалар һәм белгечлекләренә карап башка мөһим эшләрне башкаралар», — диде үз чыгышында Сергей Петрович. Баш табиб шулай ук шәфкать туташларына фидакарь хезмәтләре, пациентлар белән уртак тел таба белүләре һәм һәрчак ярдәмгә килергә әзер булулары өчен рәхмәт белдерде. Чара барышында Октябрьский, Туймазы, Бәләбәй шәһәрләренең бер төркем медицина белгечләренә 1нче дәваханәнең Почет грамотлары һәм шәфкать туташлары Советының Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасы матур иҗади чыгышлар белән үрелеп барды.

Шәфкать туташлары табибларның уң куллары буларак шәһәр халкының сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертә. Алны-ялны белмичә, һәрбер авыруның моң-зарын игътибар белән тыңлап, ярдәм күрсәтергә әзер алар. Үз эшләрен ихластан яратып, тугрылык һәм җаваплылык белән башкаручы шәфкать туташларына гаиләләрендә иминлек, ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: