Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 Май 2022, 16:40

«Һәр бала әти-әниле булырга тиеш!»

Халыкара гаилә көне уңаеннан опекуннар (попечительләр), тәрбиягә бала алган һәм патронат гаиләләр арасындагы республика конкурсының муниципаль этабында катнашучыларны бүләкләү тантанасы оештырылды.

«Һәр бала әти-әниле булырга тиеш!»
«Һәр бала әти-әниле булырга тиеш!»

Хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов конкурста катнашучыларны матур бәйрәм белән котлады, ата-аналарга ихлас хөрмәт сүзләрен җиткерде. Опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Габдуллина Ольга Игоревна барлык катнашучыларга һәм химаячыларга рәхмәт белдерде.

«Смайл» һәм «Золотой ключик» вокаль ансамбльләре (җитәкчесе Рима Киселева) һәм «Ритмы времени» эстрада биюе халык ансамбле (җитәкчесе Русия һәм Башкортстанның атказанган артисты Венера Петрова) чыгышы конкурсантлар өчен музыкаль бүләк булды.

Арытаба гаиләләргә сүз бирделәр. Октябрьский шәһәрендә яшәүче Андреевлар, Куркиннар, Мироновлар һәм Кравцовлар үзләренең презентациясен күрсәтте, гаилә тарихларын бәян итте, балаларны тәрбияләү серләре белән уртаклашты.

Тәрбиягә бала алган ана — Андреева Юлия Николаевна бик максатчан, тәртипне ярата һәм һәрчак күтәренке рухны сакларга омтыла. Тормыш иптәше белән ул ике сабыйга гомер бүләк иткән, ә тагын ике баланы тәрбиягә алган. Андреевлар бар уңайлыклары булган якты, матур фатирда гомер итә. Юлия Николаевна гаиләдә үзара дус-тату, җылы мөнәсәбәтләр төзегән. Әни кеше һәрбер баласына шәхес буларак хөрмәт белән карый, аларга лаеклы тәрбия бирү өчен бөтен тырышлыгын сала, сәләтләрен ачу һәм үстерүгә теләктәшлек күрсәтә.

— Тәрбиягә бала алганда тәү чиратта йөрәгеңне тыңларга кирәк, — ди Юлия ханым. — Гаиләбездә Екатерина 2015 елдан, Алена исә 2019дан тәрбияләнә. Балаларның тормышында ниндидер мәсьәләләр килеп туган очракта шунда ук аларга ярдәмгә киләбез, шулай ук таләп ителгәндә квалификацияле белгечләргә дә мөрәҗәгать итәбез. Дүрт кызыбызны да бик яратабыз, Екатерина белән Аленаны үз балаларыбыздай якын күрәбез, аларны тәрбиягә алган дип әйтергә тел дә әйләнми.

Чираттагы катнашучы — Миронова Валентина Ивановна максатчан, игелекле һәм бик җаваплы булуы белән аерылып тора. Тәҗрибәле һәм белемле педагог буларак ул үзенең йөрәк җылысын күп балаларга бүләк иткән, элеккеге укучылары беренче укытучыларын һәрчак хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә ала. Бүген исә Валентина Ивановна бар күңел җылысын, мәхәббәт һәм кайгыртучанлыгын тәрбиягә алган улы Владиславка бүләк итә, аңа бөтен уңайлылыкларны тудыра. Баласына яхшы тәрбия бирү өстендә даими эшли ул. Бүген инде тырыш хезмәтнең уңай нәтиҗәләре дә күренә. Владик укуда һәм спортта казанышлары белән сөендерә. Ул футбол белән мавыга, мәктәптә яхшы укый, өйдә һәм хуҗалык эшләрендә булыша.

— Мин балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт, ярдәмчеллек, үз гамәлләре өчен җаваплылык, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар тәрбияләргә омтылам. Моны улым белән аралашканда да төп максатым итеп куям, — ди Валентина ханым.

Куркина Оксана Таштамбековна да оптимистик рухка ия. Ул 8 ел эчендә тәрбиягә алган балалары — Павел һәм Алексей өчен чын әнигә әверелгән. Бүген инде уллары гаиләгә мәхәббәт һәм хәстәрлекле караш белән җавап кайтара.

— Павел белән Алексейга иҗади тәрбия бирүгә зур игътибар бүләм, — ди Оксана Таштамбековна. — Алар «Ритмы времени» бию студиясендә шөгыльләнә, концерт номерлары белән гастрольләрдә йөри. Балалар мәктәптә дә яхшы укый, инглиз телен өстәмә рәвештә өйрәнә.

Кравцова Эльвира Рамилевна тормышны яратучан, үз алдына куйган максатларына ирешүче затлардан. Ул дүрт бала әнисе. Эльвира Рамилевна балаларына һәм тәрбиягә алган кызы — Аделинага хәстәрлекле, яратучан әни һәм ышанычлы дус та. Моннан тыш Эльвира ханым үзе эшләгән 1нче спорт мәктәбе коллективының һәм тәрбияләнүчеләренең, ата-аналарның лаеклы ихтирамын казанган.

… Конкурсантларның һәммәсе дә иң олы мактау сүзләренә лаек булырлык. Әмма бәйге булгач, җиңүчене билгеләү зарур. Шулай итеп, нәтиҗәләр буенча, муниципаль этапта Андреевлар гаиләсе җиңү яулады. Алар республика этабында Октябрьский шәһәре данын яклаячак.

Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек. Алар һәрвакыт дәүләтнең дә, гади халыкның да күзәтүендә тора. Шушы җаваплы һәм дә игелекле юлны сайлаган, һәр баланы әти-әниле итәргә хыялланган якташларга сокланмау мөмкин түгел. Хөрмәтле ата-аналар! Наз һәм мәхәббәт тулы шәфкатьле йөрәкләрегез өчен Сезнең каршыда баш иябез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә иминлеге һәм шатлыклы вакыйгалар телибез!

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотосы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: