Туган як
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 Май 2022, 16:41

Ураза гаете — иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе

2 майда бөтен Ислам дөньясы зурлап Гайдел-фитыр, ягъни Ураза гаетен билгеләп үтте.

Ураза гаете — иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе
Ураза гаете — иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе

Бәйрәм намазлары шәһәрнең биш мәчетендә һәм «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә узды. Күркәм гадәт буенча, гает көнендә мөэмин-мөселманнар милли ризыклар әзерләп, якыннарын, туганнарын кунакка чакырды, өлкәннәрнең, авыруларның хәлен белеште, мәрхүмнәрне хәер-догалар белән искә алды, мохтаҗларга зәкят, садакалар таратты, шул рәвешле элеккеге гөнаһ-хаталары өчен ярлыкау алды, күңелләрен сафландырды. Бу көнне йортларда Коръән сүрәләре һәм Аллаһыга рәхмәт сүзләре яңгырап торды.

Зает җәмигъ мәчетендә һәр елдагыча иң күләмле бәйрәм чаралары үтте. Октябрьский шәһәре ахуны һәм имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Шакиров барча халыкка ихлас тәбрикләүләрен җиткерде, әдәп-әхлак, дин, милләт темасына фәһемле вәгазь сөйләде, бәйрәм намазын укыды.

— Күпләребез өчен Рамазан ае гыйбадәт кылу, мәңгелек турында җитди уйлану, үз асылыбызга кайту, ягъни рухи чистарыну ае булды, — диде Рөстәм хәзрәт. — Әлеге изге айда төннәр буе йокламыйча гыйбадәт кылуыбыз белән, Аллаһы Тәгаләгә тагын да якыная алдык. Бу ай күңелләребезне иман нуры белән бизәде. Аллаһы Тәгалә каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлелеккә ирешә алдык. Рамазан аеның барлык сынауларын уңышлы үтеп, нәфесебезне җиңеп, рух һәм тән сәламәтлегенә ирешә алуыбызга шатланабыз. Ураза тоткан һәр мөселман рухи яктан пакъләнү, игелек һәм рәхим-шәфкать кылу мөмкинлеген алды, Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайды.

Рамазан аенда күрсәткән сабырлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларыбыз башка айларда да дәвам итсә иде. Нәфесебездән өстен булып, акылыбыз кушканча яхшы гамәлләр генә кылып, киләчәк Рамазан аен да исәнлек-саулыкта каршы алырга насыйп әйләсен!

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны кабул кылып, һәрбарчабызны да Үзенең Җәннәте белән бүләкләсә иде! Аллаһ ризалыгы өчен булган гамәл-гыйбадәтләребезне дәвамлы, ә тормышыбызны тагын да бәхетлерәк, бәракәтлерәк итсә иде. Рамазан ае рухын тормышыбызның алдагы көннәрендә дә сакларга насыйп әйләсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде! Амин!

Зает мәчетендә ай дәвамында көн саен ифтар — кичке ашны кабул итү өчен 150 кешегә исәпләнгән табын әзерләнгән. Гает көнендә исә биредә 1500ләп кеше җыелды. Мәчет бинасы барлык килүчеләрне дә сыйдыра алмау сәбәпле, кешеләр тышкы якта да урнашты. Арада бөтен гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Дин кардәшләр садакалар бирде, дога кылдырды, изге теләкләрен җиткерде.

Мулла, Московка, Нарыш, Төрекмән бистәләре мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары бик күркәм төстә үтте. Бу көнне мөэминнәр бер-берсенә җылы котлау сүзләрен һәм матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм вәгазләрендә дин әһелләре барлык халыкка игелек һәм тынычлык теләде. Әйткәндәй, агымдагы елда Нарыш һәм Мулла микрорайоннарында Русиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин катнашлыгында яңа мәчетләр ачылу тантанасы көтелә. Бу вакыйгалар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

Мулла бистәсендәге «Мөхсин» мәчетендә үткән бәйрәм аеруча көтеп алынган булды.

— Яңа мәчетебез гыйнвар аеннан рәсми рәвештә эшли башлады, — ди Илгиз хәзрәт Сәгъдиев. — Быел ике ел дәвамында төзекләндерелгән Аллаһ йортыбызда беренче тапкыр тантаналы һәм уңайлы шартларда намаз укылды. Мәгълүм булуынча, янгын нәтиҗәсендә мәчет зур зыян күргән иде. Бүгенге көндә ул тулысынча төзекләндерелде, биредә иртәнге намаздан төнгесенә кадәр кизү торучы хезмәткәр бар. Теләгән һәркем мәчеткә килеп, дога кыла ала. Быелгы Ураза гаетенә яңа бинада бик күп кеше җыелды. Бәйрәм намазында 300гә якын ир-ат һәм 100ләп хатын-кыз, өлкәннәр һәм балалар катнашты. Намаздан соң һәркем кайнар пылаудан авыз итә алды, аны 120 литрлы ике казанда әзерләделәр. Аллаһыга шөкер, бәйрәмнәребез бик күркәм төстә үтте, килгән халыкка да рәхмәтлебез! Мөселман кардәшләрне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрикләп, исәнлек-саулык, тигезлек, татулык теләп калабыз. Изге Рамазан аенда тәкъвалык күрсәтеп тоткан уразаларыгыз, укыган намазларыгыз, ихлас күңелдән бирелгән хәер-садакаларыгыз кабул булсын. Алдагы елларда ил-көннәребез иминлектә узсын, җан-тәннәребез сәламәт булып, киләсе бәйрәмнәрне шатлык белән күрергә насыйп итсен!

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: