Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 Май 2022, 16:34

Иман китерүче һәр бәндәгә ураза фарыз

«Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә төрле төркемнәрдә (көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә) барлыгы 500дән артык кеше дини белем ала, шуларның 48е көндезге бүлектә укучы шәкертләр. Алар өчен Рамазан ае буена шәһәрдәшләр исемлеккә язылып ифтар — авыз ачу мәҗлесләре оештырды. Аллаһы Тәгалә бу изге эштә катнашкан һәркемнән разый булса иде. Мәдрәсә студентлары Ураза гаетенә әзерлекне алдан ук башлады. Шәкерт егетләр ишек алларын чистартты, кызлар бордюрларны ап-ак төскә буяп куйды. Аклык-сафлык динебезнең нигезе бит.

Иман китерүче һәр бәндәгә ураза фарыз
Иман китерүче һәр бәндәгә ураза фарыз

Бәйрәм көнендә коронавирус инфекциясе таралуны чикләү максатыннан мәдрәсәдә намаз 5 залда — күп сандагы дин кардәшләр катнашлыгында үтте. Октябрьский шәһәре, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнары имам-ахуны Мәүлемҗан хәзрәт вәгазендә дин кардәшләрне гает көне белән котлады, шәһәр хакимиятенә, полиция бүлегенә бәйрәм вакытында тәртип оештырганнары өчен, мәхәллә халкына чараларда сабырлык һәм игелек белән катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Дин әһеле үз мөрәҗәгатендә яшьләргә патриотик тәрбия бирү мөһимлеген ассызыклап үтте.

— Һәр кешенең күңелендә сабый чактан ук Ватанга чиксез мәхәббәт, туган җиребез белән горурлану хисе, аны якларга әзерлек тәрбияләү зарур, — диде Мәүлемҗан хәзрәт. — Кайчандыр без күпмилләтле дәүләттә яшәдек, әмма хәзер дә урыс, татар-башкорт, таҗик, үзбәк, кыргыз һәм башка милләт вәкилләре үзара дус-тату, бердәм гомер итә.

Гает — Аллаһыны искә төшерү, Аның бәндәләренә булган нигъмәтләрен күрсәтү, бар нигъмәтләр өчен шөкер итү көне. Бәйрәм намазын укырга килүчеләр арасында олылар белән бергә төрле яшьтәге балаларның булуы да сөендерде. Иман нуры һаман киңрәк тарала бара. Намаз алдыннан дин кардәшләр Коръән сүрәләре тыңлады. Аны Нигъмәтулла шәкерт башкарды.

— Раббыбыз Аллаһның безгә биргән җәй айлары сәламәтлекләр алып килеп, безне иркәли. Быел Аллаһы каршындагы бурычларыбызны үтәргә бернинди киртәләр дә комачауламады. Тоткан уразаларыбыз, кылган изгелекләребез кабул булсын. Рамазан ае буе мәчетләребез ишекләре һәркемгә дә ачык булды. Алга таба да игелекле гамәлләрне күбрәк кылырга, киләсе гаетләрне дә бергә сау-сәламәт каршыларга насыйп булсын. Ураза бәйрәме һәр йортка, гаиләгә бәхет, шатлык, иминлек, муллык, тынычлык алып килсен, — диде Мәүлемҗан хәзрәт.

Барлык мөселманнар Рамазан аенда күңелләрен пакъләп, начар гамәлләрдән тыелып, үзләрендә иң күркәм сыйфатлар тәрбияләп, мөмкин кадәрле яхшы гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгаләгә тагын да ныграк якынайды. Мөселман кардәшләр Рамазан ае дәвамында ихлас күңелдән фарыз булган уразаны тотты, тәравих намазларына йөрде, ифтар мәҗлесләре оештырды. Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укучы 24 шәкерт кичләрен якын-тирә авыл мәхәлләләре-мәчетләрдә чиратлап тәравих намазлары башкарды, бу аларга күркәм гамәли дәрес булды.

Ходай Тәгалә каршында без барыбыз да бертигез, Ислам дине шуны дәлилли, мәдрәсәгә төрле милләттә, дәрәҗәдә булган кешеләр фитр садакасын бирергә, бәйрәм хөтбәсен тыңларга һәм гает намазын укырга киләләр. «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә изге ай дәвамында көн саен 60 кешелек ифтар мәҗлесләре уздырылды. Ифтарларда шәкертләр, мөгаллимнәр, шәһәребез мөселманнары катнашты. Рамазан ае буена дин кардәшләребез үз күңелләрендә сабырлык, миһербанлылык, бер-берсенә карата түземлелек кебек сыйфатларны тәрбияләде.

Вәгазендә Мәүлемҗан хәзрәт фитр, зәкят, фидия садакалары турында аңлатма биреп узды. Аның сүзләреннән соң күп кеше булган сорауларына җавап тапты, яңа дингә килгәннәр күп нәрсәгә ачыклык кертте.

«Иман китерүче һәр бәндәгә ураза фарыз, — дип ассызыклады Мәүлемҗан хәзрәт, — Ураза тотуның файдалары бик күп: 70 шайтаннан көчле булган нәфесне пакъләү, кеше бары Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотса, аның гөнаһлары гафу ителә, хәтта ураза тотучыга табын әзерләүчегә дә бик күп саваплар ирешәчәк. Ә инде чын күңелдән ураза тоткан мөселман кардәшләребез җәннәткә Әр-Раян исемле ишекләрдән керәчәк, Аллаһ боерса. Шулай ук тоткан ураза һәм Рамазан аенда укыган Коръән Ахирәт көнендә иманлы бәндәләргә шәфәгатьче булачак. Моңа ирешү өчен Рамазан аенда тулы Коръән чыгу — бик файдалы гамәлләрдән. Ай буена мәдрәсәбездә Коръән хәтем кылу күркәм гадәткә әйләнде. Бу елда бу күркәм гамәлне мәдрәсә шәкерте Исмәтулла башкарып чыкты, Коръәнне тәмамлап шәһәребезгә, бөек илебезгә, гаиләләребезгә иминлек, балаларыбызга әдәп-әхлак теләп догалар кылынды. Бу Рамазан айлары бик дустанә һәм җылы мөнәсәбәттә үтте. Аллаһы Тәгалә барыбызга да ныклы сәламәтлек бирсен. Киләсе елда да бергә-бергә изге Рамазан айларын каршы алырга язсын!».

Гает вәгазеннән соң җәмәгать белән бәйрәм намазы укылды. Мәдрәсә шәкертләре Бәләбәй, Ярмәкәй районы авылларына да барып, шулай ук Мулла һәм Нарыш бистәләре мәчетләрендә дә гает намазлары укытып кайттылар.

Сүз ахырында. Мәгълүм булганча, 1991 елда Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте элекеге 21нче санлы балалар бакчасы бинасын сатып ала, 1992 елда (30 ел элек) реконструкция ясалганнан соң анда мәдрәсә ачыла.

«Нурул-Ислам» мәдрәсәсе урнашкан бина 1964 елда (58 ел элек) төзелгәнлектән даими ремонт эшләре сорала. Гомумән алганда, төзекләндерү гамәлләре 356 мең сумлык чыгымнар таләп итә, моңа бәйле Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин изге Рамазан аенда шәһәрдәшләргә, шулай ук төрле елларда мәдрәсәне тәмамлап илебезнең төрле почмакларында дини вазыйфаларны башкаручы имамнарга ярдәм сорап мөрәҗәгать юллады. Аллаһка

мең шөкер, шәһәрдәшләр, милләттәшләр, хәтта башка дин һәм милләт вәкилләре дә бу гозергә битараф калмады, нәтиҗәдә кирәкле сумма тупланды. Ходай насыйп итсә, бинада җылылык казаны (котельная) туктатылгач җылылык системасы һәм салкын су торбалары алыштырылачак. Алдагы елларда мәдрәсәнең түбәсен, шулай ук коймаларын алыштыру күзаллана, бу изге эшләрдә катнашырга теләге булганнарга белешмәләр алу һәм онлайн садака күчерү өчен телефон номеры: 8(905)355-10-25. Садака күчергәндә «ремонт медресе» дип язарга онытмагыз!

 

«Нурул-Ислам» мәдрәсәсенең матбугат үзәге.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: