Туган як
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 апрель 2022, 17:01

«Туган илне яклау — изге бурыч ул»

Яшьләр сараенда армия хезмәтенә чакырылучы егетләр хөрмәтенә тантаналы чара оештырылды.

«Туган илне яклау — изге бурыч ул»
«Туган илне яклау — изге бурыч ул»

Анда шәһәрнең нефть, коммуналь-төзелеш, күпьюнәлешле һөнәри көллиятләрен һәм башка уку йортларын тәмамлаган 70кә якын егет катнашты. Алар зачет-имтиханнарны тапшырып, диплом алгач, җәй башларында Русия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итәргә барачак. Яшьләр сарае фойесында Җиңү волонтерлары катнашучыларга Георгий тасмалары таратты, аннары егетләр теркәлү үтте, аларга коралны сүтеп-җыю буенча осталык дәресе тәкъдим ителде.

— Күркәм гадәт буенча шәһәребездә ярты ел саен Яшьләр сарае белән берлектә армиягә баручыларны озатуны оештырабыз, — ди Октябрьский хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру бүлеге начальнигы Владимир Бермишев. — Һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар, хәрби ветераннар, хакимият вәкилләре, дин әһелләре катнашлыгындагы бәйрәм чарасы яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү, армия хезмәтенең абруен үстерү максатларын күзаллый. Быелгы язгы чакырылышта Октябрьскийдан 100ләп кеше армиягә алыначак. Апрельдә беренче төркем хезмәт итү урыннарына юлланды да инде. Чираттагылары май-июнь айларында озатылачак. Егетләр илнең барлык почмакларында да хезмәт итәчәк. Элегрәк укуларын тәмамлаганнар

һәм дә предприятиеләр белгечләре, армиягә баруны кичектерү хокукын югалтучылар хезмәткә чакыру пунктына һәм хезмәт итү урыннарына озатыла башлады. Шуны искәртеп үтәсем килә: Башкомандующий күрсәтмәсе буенча язгы чакырылышта хезмәткә алынган призывниклар Украинадагы махсус операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк. Егетләребезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, патриотик рухтагы китаплар укырга, фильмнар карарга, илебезне ихластан яратырга һәм аны якларга әзер булырга телим! Гомумән алганда октябрьскийлылар арасында хезмәтләрен лаеклы үтүчеләр күп, әти-әниләр исеменә килгән Рәхмәт хатлары да моны дәлилли. Агымдагы елда армиягә баручылар шулай ук сынатмас, Ватан алдындагы бурычын лаеклы үтәр дип ышанабыз.

Иҗат коллективлары егетләр хөрмәтенә матур концерт әзерләгән иде. Аның барышында үгет-нәсыйхәт сүзләре дә яңгырады.

— Бүгенге зур чара беренче чиратта армиягә чакырылучылар өчен оештырылды, — дип ассызыклады хакимият эшләре идарәчесе, призыв комиссиясе рәисе Алексей Евгеньевич Пальчинский. — Аның кысаларында үзегезне кызыксындырган өстәмә мәгълүматларны да алырга мөмкин булачак. Бүген без хәрби хезмәтнең мөһимлеген, көнүзәклеген билгеләргә телибез. Чөнки ул киләчәк тормышта каршыгыздагы бөтен ишекләрне ачарга булышачак. Күпчелек оешма-предприятиеләрдә Кораллы Көчләрдә хезмәттә булганнарга хөрмәт белән карыйлар, эшкә урнашканда да аларга өстенлек бирелә. Армия һәр яклап та чыныктыра, ир-егетләргә хас җитдилек, ныклык бирә. Туган якка, үзегезне сагынып көткән әти-әниләрегез, якыннарыгыз, сөйгән ярларыгыз янына исән-имин кайтуыгызны теләп калам!

Хәрби хезмәт ветераны, запастагы полковник Мәсгуть Галләмов үз чыгышында сугыш, хәрби хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары советы исеменнән әти-әниләргә, уку йортлары директорларына, класс җитәкчеләренә, Яшьләр сарае, мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә Ватанны саклаучыларны тәрбияләү эшенә зур өлеш кертүләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде. «34 ел буена хәрби хезмәттә йөргән кеше буларак егетләргә шуны әйтәсем килә: туган илне яклау — изге бурыч ул, — диде Мәсгуть Мостафович. — Хәвефсезлек кагыйдәләрен саклап, командирларның

һәр боерыгын җиренә җиткереп башкару исән-имин хезмәтнең нигезе булып торуын онытмагыз!».

Хөрмәтле дин әһелләре: «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе имам-ахуны Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин һәм Павел атакай да егетләргә матур теләкләрен җиткерде.

Сүзне чараның төп каһарманнары — хәрби хезмәткә алынучыларга бирик.

Юрий Бочкарев:

— Армиядә намуслы хезмәт итәргә әзермен! Росгвардия, һава-десант (ВДВ), спецназ, ГРУ кебек элиталы гаскәрләргә эләгергә хыялланам. Моның өчен яшьтән үк махсус әзерлек үттем, спорт, җиңел атлетика белән шөгыльләндем, физик һәм рухи торышны да чыныктырдым.

Булат Галләмов:

— Хәрби хезмәткә барудан курыкмыйм, моның өчен яхшы әзерлегем дә бар. Мин урындагы ДОССАФ-та укып, кирәкле белем-күнекмәләрне үзләштердем. Бабакаем да армиядә булган. Ә агаем «кайнар нокта»ларда хезмәт итте. Һәркем шушы изге бурычны үтәргә тиеш дип уйлыйм.

Руслан Абдулкаюмов исә армияне үткән, чыныгу алган егет. «Мин армиядә 2013-14нче елларда булып кайттым, — ди Руслан. — Махсус билгеләнештәге гаскәрләрдә Ростов өлкәсендә хезмәт иттем. Армия ул — чын тормыш мәктәбе, билгеле бер тәртипкә, үзаллы карарлар кабул итәргә өйрәтүче, рухи һәм физик яктан чыныктыручы урын. Минем фикеремчә, егетмен дигән һәр кеше бу сынауны лаеклы итеп, намус белән үтәргә тиеш».

… Хөрмәтле призывниклар! Көчле рухлы булыгыз һәм илебезгә намус белән хезмәт итегез. Сез — безнең горурлыгыбыз, ышанычыбыз, яклаучы-саклаучыларыбыз! Аңлашыла ки, алдыгызда ниндидер каршылыклар, авырлыклар булачак, әмма югалып калмассыз дип ышанабыз! Хәерле сәгатьтә!

 

Лилия ГАБИТОВА
Автр фотолары

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: