Туган як
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 апрель 2022, 16:50

Октябрьский, тавыш бирик!

Мәгълүм булуынча, 15 апрельдән Русиядә төзекләндерү объектлары өчен ил күләмендәге онлайн-тавыш бирү башланды.

Октябрьский, тавыш бирик!
Октябрьский, тавыш бирик!

Ул «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проекты буенча уздырыла. Оештыручылары: Русия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык, Санлы үсеш, элемтә һәм киң коммуникацияләр министрлыклары. Территорияләрне һәм иң яхшы дизайн-проектларны сайлап алуда Башкортстанның бөтен 63 муниципаль берәмлеге катнаша.

Хәтерегезгә төшерәбез, «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» программасы чикләрендә республикада 2021 елда — 146, 2020дә — 103, 2019да — 185 җәмәгать биләмәсе төзекләндерелгән. 2022 елның планында — тагы да 122 объектны төзекләндерү каралган.

Агымдагы елда 7 атна дәвамында14 яшьтән өлкән һәркем уңайлы шәһәр мохите булдыруга үз өлешен кертә. Заманча җәмәгать киңлекләре, яшеллеккә күмелгән сквер-парклар, матур яр буйлары, уңайлы урамнар, күркәм ихаталар. Шәһәрдә нәрсәләр барлыкка килергә тиеш — моны халык үзе сайлый. Һәркем 30 майга кадәр биләмәләрнең киләчәк күренешен формалаштыруда катнаша ала.

10 ел элек, илебездә «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы эшли башлаганчыга кадәр, шәһәр парклары һәм скверлары нинди булганын күпләр хәтерлидер. Вакыт җилләре астында искергән, буялары купкан, уңайсыз эскәмияләр, җимерелеп беткән асфальт сукмаклары, сүрән генә эшләүче яктырткычлар (алары да бик аз санда). Тәртипсез итеп үскән кыргый үлән-куаклыклар баскан «Геофизик» скверын яки 35нче микрорайондагы «Дуслык» паркын гына искә төшерик. Биредә мәдәни ял итәргә теләк тудыручы күренешләр юк диярлек иде. Шәһәрнең яңа микрорайоннары үз парклары турында әле хыяллана гына ала иде.

Барысы да федераль программа һәм финанслау башлану белән үзгәрде. Программаны тормышка ашыруга бәйле биш ел эчендә төбәктә күп кенә җәмәгать мәйданчыклары зур үзгәрешләр кичерде. «Геофизик» скверы, «Дуслык», «Нефтьче», Ю. Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял парклары бөтенләй икенче төскә керде. Төньяк урамындагы скверда тәртип урнаштырылды. 25нче һәм 34нче микрорайоннарда ял итү зоналары барлыкка килде. Хәзер бу биләмәләрдә йөрү өчен тигез юллар, заманча светодиодлы яктырткычлар, уңайлы эскәмияләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары бар. Октябрьскийлыларның активлыгы нәтиҗәсендә бу проектларны тормышка ашыру мөмкин булды.

Быел узган елда нигез салынган ике яңа объектта — Шашин урамы буйлап «Йолдызлы» паркы һәм 29нчы микрорайондагы «Кояшлы» эко-паркында төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Беренче чиратта «Йолдызлы»да эшне төгәлләргә кирәк. Биредәге биләмә бик зур булды һәм киләсе елда аны төзекләндерү дәвам итәчәк. Аңардан соң Җиңү паркында эшләр башланачак.

Әлеге вакытта 2023 елда яңартылачак җәмәгать мәйданчыклары күзалланып, рейтинглы тавыш бирү вакытында аларны төзекләндерү чираты билгеләнде.

— 15 апрельдән башланган тавыш бирүдә Октябрьский шәһәреннән 4 дизайн-проект катнаша, — ди хакимият башлыгының тормышны тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары Нәфыйков Илнур. — Киләсе елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре проектлары исемлегендә Җиңү паркындагы «Солдат уйлары» һәйкәле биләмәсе, шулай ук Шашин һәм Закиров урамнары арасындагы 8, 9, 10нчы объектлар бар.

Хөрмәтле октябрьскийлылар! Шәһәрдәге уңай үзгәрешләрне дәвам итәсегез, алай гына да түгел аңа үз өлешегезне дә кертәсегез киләме? Моны эшләве авыр түгел, нибары gorodsreda.ru федераль порталына керергә, Октябрьскийны табарга һәм үзегезгә ошаган, 2023 елда төзекләндереләчәк территория дизайны өчен тавыш бирергә кирәк. Порталда телефон номеры аша теркәлергә мөмкин. Шулай ук дәүләт хезмәтләре сайтында булган учет язмасы аша тавыш бирергә була.

Компьютер яки Интернет челтәренә керү мөмкинлеге булмаган кешеләргә проект волонтерлары ярдәмгә киләчәк. Аларда булган махсус кушымта тавыш бирү өчен көйләнгән. Бу очракта катнашучының нибары телефон номеры гына кирәк булачак. Волонтерлар шәһәрнең төрле төбәкләрендә (Яшьләр сарае, Халыклар дуслыгы йорты, Спорт сарае, «Верба» сәүдә үзәге биләмәсе) ял көннәреннән тыш, көн саен 10.00-13.00 һәм дә 17.00-21.00 сәгатьләрдә эшли. Аларны махсус жилетлар буенча танырга мөмкин булачак.

Кадерле шәһәрдәшләр! Без бер төбәктә бердәм тату команда буларак яшибез. Октябрьский — гомум йортыбыз. Бүген һәрберебезнең тавыш бирүеннән киләчәктә төзекләндереләчәк объектларны финанслау мәсьәләсе хәл ителә. Шуңа күрә, әйдәгез әле, бердәм булып дизайн проектларын сайлауда катнашыйк!

Лилия ГАБИТОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: