Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 апрель 2022, 16:45

Герой-якташ истәлегенә

Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге премиягә конкурста катнашучылардан гаризалар кабул итү дәвам итә.

Герой-якташ истәлегенә
Герой-якташ истәлегенә

Бәйгенең оештыручылары — шәһәр мәдәният бүлеге, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм Милли мәдәниятләр үзәге.

Конкурс 1 апрельдән 1 августка кадәр түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Безнең чор геройлары» (әдәби иҗат), «Зa мир без нацизма» (видео һәм графика), «Туган ил өчен мин йөрәк ялкынын сакладым» (туган якны өйрәнү, эзләнү, мәдәни-агарту эшчәнлеге).

Конкурста катнашу өчен уналты яшькә җиткән затлар, шулай ук авторлар коллективлары чакырыла. Гариза

һәм конкурс материаллары 1 августка кадәр Үзәк китапханәнең методик бүлегенә (адресы: Садовое кольцо, 61, телефоны: 7-06-62) кәгазь һәм электрон рәвештә җибәрелә. Зур күләмле булмаган конкурс эшләрен һәм гаризаны [email protected] электрон почтасына «Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге премиягә конкурска» дигән тамга белән юлларга мөмкин. Бәйгене шәһәр мәдәният бүлеге финанслый. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы сентябрьдә Мөҗәһит Хәйретдиновны искә алу көннәрендә уза. Иң яхшы эш Гран-при һәм акчалата бүләккә лаек була.

Авторлар коллективы конкурсында җиңгән очракта, акчалата премия коллектив җитәкчесенә тапшырыла. Һәр номинациядә җиңүчеләргә «Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге премия лауреаты» исеме бирелә, алар лауреат дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнә.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: