Шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары, шәһәр һәм авыл советлары, федераль һәм республика хакимият органнары вәкилләре урындагы үзидарә өлкәсендәге күп кенә мөһим һәм көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышты. Атап әйткәндә, республика Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән кризиска каршы чаралар, халыкның тормыш-көнкүреше, транспорт инфраструктурасы үсеше, торак пунктларны төзекләндерү программалары, волонтерлык хәрәкәтенә грант ярдәме күрсәтү һәм башкалар турында сүз барды.
Чара кысаларында «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсының республика этабында җиңгән муниципалитетларны бүләкләү тантанасы оештырылды. «Муниципаль икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү» номинациясендә Октябрьский шәһәре беренче урынга лаек булды. Бу җиңү өчен бүләкне төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Николаевич Шмелевка тапшырды.