Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 апрель 2022, 15:43

Мөһим даталарга әзерлек ничек бара?

Октябрьский әһәмиятле чараларга — Ураза гаете һәм Хәтер һәм хөрмәт көненә әзерләнә.  

Мөһим даталарга әзерлек ничек бара?
Мөһим даталарга әзерлек ничек бара?

Мәгълүм булуынча, агымдагы елда Ураза бәйрәме 2 майга туры килә. Башкортстан Башлыгы Указы буенча бердәм Хәтер һәм хөрмәт көне 30 апрельгә күчерелде.

Шушы араларда хакимият карамагындагы милләтара татулыкны ныгыту сораулары буенча Совет һәм дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия әгъзалары утырышы узды. Анда дини объектларны, торак-коммуналь хуҗалык һәм хокук саклау органнары системаларын якынлашып килүче мөһим даталарга әзерләү мәсьәләләре каралды.

Узган атнада Октябрьский зиратлары талпаннардан эшкәртелде, дип хәбәр итте хакимиятнең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлеге начальнигы Вероника Давыдова. Бүгенге көндә биләмәләрдә өмә оештырылып, Хәтер һәм хөрмәт көненә әзерлек эшләре алып барыла. Су китерү тәэмин ителәчәк һәм чүп-чар җыю өчен контейнерлар вакытында чистартылачак.

Башкортстанда югары әзерлек режимы турындагы Указга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, дини объектларда берьюлы 500 кешегә кадәр булуы рөхсәт ителә. Ковидка каршы таләпләрнең йомшартылуына карамастан, хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов дин әһелләренең игътибарын инфекция таралуны профилактикалау буенча чараларны (битлек куллану, керү урыннарын күзәтүдә тоту, термометрия, дезинфекция) оештыру зарурлыгына юнәлтте.

Утырышта катнашучылар кешеләр күпләп җыела торган урыннарда куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр.

Иҗтимагый-милли берләшмәләр катнашлыгында нинди чаралар үткәрелүе турында Милли мәдәниятләр үзәге директоры Гөлназ Сәхәбетдинова сөйләде. Үзәк нигезендә барлыгы җиде иҗтимагый-милли берләшмә эшли, анда катнашучылар октябрьскийлыларны һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләрне җәлеп итеп, чагу бәйрәмнәр һәм фестивальләр оештыра.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: