Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 апрель 2022, 15:46

Күзгә күренмәгән дошман белән көрәшүчеләр алар

… 1986 елның 26 апреле. Сәгать төнге 1 тулып 24 минут. Чернобыль атом электростанциясенең 4нче энергоблогында зур техноген һәлакәт.  

Күзгә күренмәгән дошман белән көрәшүчеләр алар
Күзгә күренмәгән дошман белән көрәшүчеләр алар

Көчле шартлау дүртенче энергоблокны тулысынча җимерә, нәтиҗәдә тирә-юньгә зур күләмдә радиоактив матдәләр чыга. Һава агымы белән алар искитмәле зур биләмәләргә тарала. Украина, Русия, Белоруссия чикләрендәге атом электростанциясеннән ерак булмаган төбәкләрдә генә түгел, авария булган урыннан йөз, мең километр ераклыкта урнашкан территорияләрдә дә радиоактив матдәләр белән зарарлану күзәтелә. 17 ил радиоактив зарарлануга дучар була. Вафат булучылар һәм зыян күрүчеләр саны, шулай ук икътисади зыян ягыннан атом энергетикасы тарихында әлеге һәлакәткә тиңнәр юк.

1986-90 елларда ЧАЭС зонасында эшләргә 800 меңнән артык галим, белгечләр, эшчеләр, Советлар Союзының барлык республикаларыннан хәрби хезмәткәрләр җәлеп ителә, шуларның 240 меңе — русиялеләр. Башкортстаннан ликвидацияләүдә 10 меңнән артык кеше катнаша. Гадәттән тыш хәлләр шартларында эшләгән бу кешеләр ил халкын радиация нурларының үтергеч тәэсиреннән саклап кала.

Һәлакәт нәтиҗәләрен бетергән елларда күрсәткән батырлыклары өчен 100 меңгә якын кеше югары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде, аларның 14е Советлар Союзы Герое һәм Русия Федерациясе Герое исеменә лаек булды.

Республикабызда бүген 2 меңнән артык ликвидатор яши. Нурланыш нәтиҗәсендә күбесенең сәламәтлекләренә зыян килә.

… 26 апрельдә — радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көнендә шәһәр мәдәният йортында «Чернобыль — төзәлмәслек яра» дип исемләнгән чара узды.

Анда ЧАЭС-тагы аварияне ликвидацияләүдә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары, мәктәп укучылары һәм яшьләр килде.

Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев тарихта тиңнәре булмаган зур техноген һәлакәтне туктаткан геройларга тирән рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерде, якташларның батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын билгеләп үтте, дөньяны атом катастрофасыннан курчалаган хәрби хезмәткәрләр һәм тыныч халыкның каһарманлагы турындагы истәлекләрне саклау мөһимлеген ассызыклады.

— Йөзләгән мең ватандашның үз-үзен аямыйча авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашуы фаҗиганең тагы да зуррак күләм алуын чикләде. Бу батырлар арасында шулай ук хәрби хезмәткәрләр дә бар иде. Радиоактив нурланышның тәэсире турында уйлап та тормыйча, алар югары хәвеф зонасында үз бурычларын үтәделәр», — диде Октябрьский шәһәренең хәрби комиссары подполковник Валерий Шәрифуллин.

Иҗат коллективларының ватанпәрвәрлек рухтагы чыгышы яралы күңелләргә дәва, җанга шифа буларак күзалланды.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: