Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 апрель 2022, 15:54

Быел фитыр садакасы күләме күпме?

Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, 2022 елда фитыр садакасының күләме билгеләнде.  

Быел фитыр садакасы күләме күпме?
Быел фитыр садакасы күләме күпме?

Ул аз керемлеләрдән — 200 сум, урта хәллеләрдән — 300 сум, зәкәт бирерлек байлардан — 1100 сум (йөзем яисә финик бәясе белән) тәшкил итә. Зәкәт нисабы 85,14 гр алтын яки 539 мең 361,9 сум акчага тиң.

Картлык яисә чирләү сәбәпле ураза тота алмаучылар һәрбер тота алмый калган көне өчен 200-300 сум фидия түлиләр. Бирелгән фидия садакасының күләме бер олы кешене ашатырлык күләмдә булырга тиеш. Бу төр садака ярлыларга, мескеннәргә, фәкыйрьләргә, ятимнәргә, толларга, шулай ук мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә фарыз.

Фитыр садакасын Рамазан ае буена бирү мөмкин, әмма Гает намазына кадәр бирү күркәм санала.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: