Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 апрель 2022, 15:59

2 май — Ураза гаете

Исламда ике төп бәйрәмнең берсе — Рамазан ае тәмамлану уңаеннан билгеләп үтелүче Ураза гаете (гарәпчәдән Ид-аль-фитр). Аның юл башы сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) заманына — 624 елга ук барып тоташа.

2 май — Ураза гаете
2 май — Ураза гаете

Быел бәйрәм Рамазан аеның 30нчы санында башлана, бу вакытта мөселман календаре буенча Шәүвәл аеның 1нче көненә керәбез. 2022 елда Ураза гаете 2 майга туры килә.

Ураза бәйрәме — бик шатлыклы, сөенечле көн. Ни өчен сөенечле соң ул? Дөреслектә, Гает көнендә бер Аллаһы Тәгаләгә генә шөкер кылабыз, изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызга, укыган намазларыбызга, кылган изгелекләребезгә шатланабыз һәм кабул булуына өметләнәбез.

Садака әл-фитыр — дин күзлегеннән бай саналган кешенең Рамазан аенда ураза тота алуына Раббысына рәхмәт йөзеннән һәм ураза кимчелекләрен төзәтү өчен билгеле бер кешеләргә биргән садакасы. Аны бирүне бик соңга калдырмаска тырышыгыз. Ул гаеткә кадәр биреп бетерелергә тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) фитырны гает намазына барганда бирә торган була. Фитыр садакаларын мәчетләр дә җыя, ул акчалар мохтаҗларга, мәдрәсәдә укучы шәкертләргә тапшырыла. Бу садаканың төп хикмәтләренең берсе — гает бәйрәменә кешеләрне сөендерү. Ул бирелмәсә, уразаң җир белән күк арасында кала дигән гыйбарә бар.

Ураза гаетенә элекке еллардагыча мунча кереп, чиста матур киемнәрне киеп бару, иртән торгач берәр баллы әйбер кабып кую хуплана. Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар бер-берсен тәбрик итәләр. Һәр йортта матур табын, коймак, таба ашлары әзерләнә. Бәйрәм өч көн дәвам итә. Туганнар, дуслар белән күрешү, авыру кешеләрнең, ялгызларның, картларның хәлен белешү, зиратларга бару, мәрхүмнәрне догалар белән искә алу — Ураза гаетенең матур гадәтләре.

2022 елда Русиядә Ураза гаете уңаеннан җәмәгать белән намаз уку тыелмый, әмма мәчетләрдә тиешле санитар таләпләрне үтәү зарур (битлек кию, хәвефсез аралыкны саклау, кулларны йогышсызландыру).

РФ мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте исеменнән барча халыкны Ураза гаете белән тәбрикләп, 2 майда иртәнге 09.00 сәгатьтә «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе (Комсомол урамы, 22нче йорт), Мулла, Зает, Төрекмән, Нарыш, Московка бистәләре мәчетләрендә үтәчәк бәйрәм намазларына чакырып калабыз.

Бәйрәм уңаеннан мәдрәсә бинасында базар хакларыннан түбәнрәк бәягә хәләл ит ризыклары — колбаса, пилмән, мантый, кәтлит, шулай ук дини китаплар, календарьлар, мөселман киемнәре һәм башкаларны сатып алырга мөмкин булачак.

Белешмәләр өчен телефоннар:

6-69-64; 8(905)355-10-25;

8(937)485-26-30.

Имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: