Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 апрель 2022, 13:08

Хөрмәтле октябрьскийлылар, урындагы үзидарә органнары депутатлары, хезмәткәрләре һәм ветераннары!

21 апрельдә Русиядә Урындагы үзидарә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 2012 елда РФ Президенты В.В. Путин инициативасы белән гражданлык җәмгыятен формалаштыруда һәм торак пунктлар, төбәк, илебез үсешендә халыкның мөһим ролен ассызыклау максатыннан гамәлгә куелган. Аның тарихы ерак үткәнебезгә барып тоташа. 1785 елның 21 апрелендә императрица Екатерина II-нең шәһәр халкына бердәм сословие дәрәҗәсе биргән Жалованная грамотасы дөнья күрә. Нәкъ менә бу вакыйга урындагы үзидарә турындагы законнар үсешенә башлангыч сала.

Хөрмәтле октябрьскийлылар, урындагы үзидарә органнары депутатлары, хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Хөрмәтле октябрьскийлылар, урындагы үзидарә органнары депутатлары, хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Октябрьскийда белемле һәм җаваплы белгечләрнең профессиональ командасы булдырылган, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча зур гамәли тәҗрибә тупланган. Бу бигрәк тә мөһим, чөнки һәр гаилә, йорт, ишегалды өчен әһәмиятле мәсьәләләр чишелеше үзидарә органнары хезмәткәрләренең җаваплылыгы, тәҗрибәсе, компетентлыгы һәм һөнәри осталыгына бәйле.

Урындагы үзидарә — Русия Федерациясенең конституциячел корылышы нигезләренең берсе. Бу халыкның мөстәкыйль һәм үз җаваплылыгы белән турыдан-туры яки үзидарә органнары аша төбәк өчен әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү ысулы. Шулай итеп, көн кадагындагы сорауларны яңгыраткан, бурычлар куйган һәм тәкъдимнәр белән чыгыш ясаган һәр шәһәр кешесе урындагы үзидарәнең бер өлеше булып тора. Шуңа күрә дә 21 апрель — йорт һәм урам комитетлары, төбәк иҗтимагый үзидарә рәисләре һәм активистлары, күп фатирлы йортлар советлары рәисләре, гражданлык җәмгыяте вәкилләре, инициативалы һәм битараф булмаган гражданнарның һөнәри бәйрәме дип санала. Шәһәр тормышына зур өлеш кертүчеләр, социаль һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итүдән читтә калмаучылар, төбәкне үстерү һәм төзекләндерү идеяләрен актив тәкъдим итүчеләр, имин мохит өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга курыкмаучылар, Октябрьский һәм анда яшәүчеләрнең киләчәген кайгыртучыларның бәйрәме ул.

Шәһәрдәшләр тәкъдимнәр белән чыгыш ясап кына калмыйча, үзләре дә күрсәтелгән мәсьәләләрне хәл итүдә, ишегалды биләмәләрен, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, ял урыннарын, җәмәгать территорияләрен төзекләндерүдә катнаша. Бу аларның бердәм булып, үзара хезмәттәшлек иткәндә генә анык уңышларга ирешергә мөмкин икәнлеген аңлавы турында сөйли. Шуңа күрә бүген хакимият командасы исеменнән ТИҮ һәм КФЙ советлары рәисләре, иҗтимагый берләшмәләр, сәнәгать предприятиеләре коллективлары, эшкуарлык структуралары, дини оешмалар, барлык гражданлык җәмгыяте вәкилләренә рәхмәт белдерәсем килә.

Шәһәрдәшләргә, ветераннарга һәм үзидарә органнары хезмәткәрләренә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, һөнәри осталыкның даими артуын, билгеләнгән максатларга ирешүне, Октябрьскийның тагы да ныграк чәчәк атуы хакына нәтиҗәле эшчәнлек, яңа проект-казанышлар телим!

А. Шмелев,
шәһәр хакимияте башлыгы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: