Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 апрель 2022, 16:17

Рамазанның соңгы ун көнендә гыйбадәтләребезне арттырсак иде

Кадерле мөселман кардәшләр!

Рамазанның соңгы ун көнендә гыйбадәтләребезне арттырсак иде
Рамазанның соңгы ун көнендә гыйбадәтләребезне арттырсак иде

Апрельнең 21-нән 22-нә караган төнендә без Рамазан аеның соңгы бик мөһим 10 төненә керәбез, чөнки аларда гыйбадәт кылу өчен мең айдан да өстенрәк Ләйләтел-кадр бар (Кодрәт һәм Тәкъдир төне). Бу төндә Аллаһы бәндәләренең догаларын кабул итә, вә киләсе елга кешеләрнең язмышларын билгели. Төннең төгәл датасын Аллаһы үзе генә белә, әмма мөселман галимнәре аны Рамазан аеның соңгы 10 төнендә эзләргә кирәклеге турында бердәм фикер йөртә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын): «Кем дә кем кадер кичәсен Аллаһының әҗер-савапларына ышаныч һәм өмет белән гыйбадәттә үткәрсә, аның барлык булган гөнаһлары кичереләчәк», дигән. Нәкъ менә шушы төндә укылучы махсус дога да бар: «Аллахумма иннака гафувун, тухиббуль гафува, фагву ганни» (әй, Аллаһым, Син — гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың — гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка).

Ий мөэминнәр, бу төннәрдә гыйбадәт кылуда зур тырышлык куегыз, Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны ярлыкасын, догаларыбызны кабул итсен һәм туры юлдан алып барсын!

Хөрмәт һәм изге догалар белән ахунд, Октябрьский шәһәре имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Шакиров.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: