Туган як
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 апрель 2022, 16:20

Халык сезгә ышана!

Милли мәдәниятләр үзәгендә кешеләргә иң якын хакимият — Урындагы үзидарә органнары көне уңаеннан фидакарь хезмәт ияләрен бүләкләү тантанасы оештырылды.

Халык сезгә ышана!
Халык сезгә ышана!

Төбәк халкы нәкъ менә җирле үзидарә аша көн үзәгендәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша, үз биләмәләренең мәнфәгатьләрен яклый. Урыннарда проблемаларны нәтиҗәле чишү башлыча җирле үзидарә органнарының дәүләт хакимияте структуралары, җәмәгать оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшләвенән тора. Биләмәләрне төзекләндерү, юлларга асфальт җәю, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр, ветераннар турында хәстәрлек күрү, социаль өлкә сорауларын карау кебек көнүзәк мәсьәләләрне уңай хәл итүдә аларга һөнәри осталыклары, тәҗрибәсе, хезмәтен җаваплылык тоеп башкаруы булыша.

Тантананы шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев ачып җибәрде. Алексей Николаевич залдагыларны һөнәри бәйрәм белән котлап, тармакта хезмәт куючыларга ныклы сәламәтлек, көч-куәт һәм халыкка намуслы хезмәт итү эшендә уңышлар юллады.

— Урындагы үзидарә органнары хезмәткәрләре — аерым төркемгә караган, шәһәрдәшләрнең борчуларын яхшы белүче, проблемаларга битараф калмаучы кешеләр. Аларга бик җаваплы вазыйфалар йөкләтелгән. Әлеге тармакта хезмәт куючыларның вәкаләтләре 131нче Федераль закон белән билгеләнгән. Бу вәкаләтләр (аларның гомуми саны 40ка якын) күп юнәлешләрне колачый: җылылык, су тәэминатыннан башлап, юлларны, урам-ишегалларын төзекләндерүгә кадәр. Сәламәтлек саклау, хәвефсезлек, мәгариф өлкәләре мәсьәләләрен хәл итүдә дә катнаша алар. Шәһәребездә төбәк иҗтимагый үзидарә, урам комитетлары кебек институтларны саклап калуга ирештек. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәлелеге һәм сыйфаты төбәкнең яшәү дәрәҗәсе турында сөйли. Халык урындагы үзидарә вәкилләренә ышана, ә бу иң мөһиме.

Шәһәр округы Советы рәисе Айдар Имангулов үз чиратында Урындагы үзидарә органнары эшчәнлеге турында кыскача сөйләп үтте. Чыгышы ахырында Айдар Әдһәм улы депутатларга, хакимият белгечләренә, төбәк иҗтимагый үзидарә һәм җәмәгать ошмалары вәкилләренә һөнәри бәйрәм уңаеннан ихлас котлау сүзләрен, матур теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм чарасының иң күңелле мизгелләре тәбрикләү тантанасы булды. Урындагы үзидарә органнары, муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре, җәмәгать оешмалары хезмәткәрләренә намуслы эшчәнлекләре, хезмәттәге уңышлары, һөнәри осталыклары һәм җирле үзидарә үсешенә зур өлеш кертүләре өчен мәртәбәле бүләкләр тапшырылды.

БР Башлыгы Кубогына ату буенча ярышларда җиңү яулаган 1нче шәһәр дәваханәсе командасы Кубок, ә баш табиб Сергей Иванов диплом белән бүләкләнде. Хакимият вәкилләре — икенче, шәһәр округы Советы өченче булды. Алар шулай ук дипломнар белән билгеләнде.

Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы балалар сәнгать мәктәбе өстәмә белем бирү учреждениесе директоры С. Ямалеева һәм укытучы Р. Хөсәеновка тапшырылды.

Шәһәр округы Советы депутаты И. Войтко һәм муниципаль хезмәт һәм кадрлар бүлеге начальнигы В. Гарипова муниципаль оешмалар советы Ассоциациясе Мактау грамотасына лаек булды.

Хакимиятнең Почет грамотасы белән бүләкләнделәр: 2нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Л. Андреева, «Интербезопасность-Запад» шәхси сак предприятиесе хезмәткәре Р. Бикбаев, бюджет учеты һәм хисапнамә үзәге баш бухгалтеры урынбасары Э. Гаймуранова, хакимиятнең финанс идарәсенең бюджет бүлеге баш экономисты А. Еникеева, сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы әгъзасы И. Рыцев, 1нче шәһәр дәваханәсенең палата шәфкать туташы А. Сәетгәрәева, коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлегенең әйдәп баручы белгече А. Хәсәнова.

Муниципаль торак инспекторы һәм баш эксперт В. Галимьянов (фотода), эш башкару һәм контроль бүлеге баш белгече Г. Вәлиева, мәгариф бүлеге методисты Г. Латыйпова, хакимиятнең әйдәп баручы юрисконсульты Т. Романова, муниципаль сатып алу бүлеге баш белгече Т. Шокурова, Садовое кольцо урамындагы 58нче күп фатирлы йорт советы рәисе Г. Мазитова хакимиятнең Рәхмәт хаты белән билгеләнде.

Шәһәр округы советы Мактау грамотасына муниципаль сатып алу бүлеге начальнигы Е. Герасименко һәм шәһәр Советы депутаты А. Хәмитов, Рәхмәт хатына «Зеленый» микрорайонының 27нче санлы урам комитеты рәисе Г. Азизова, хакимиятнең информацион сәясәт һәм социаль коммуникацияләр бүлегенең әйдәп баручы белгече О. Клинова, Төрекмән микрорайоны ТИҮ-нең 7нче санлы урам комитеты рәисе В. Фәезов лаек булды.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: