Туган як
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 апрель 2022, 16:18

Алда зур һәм әһәмиятле эшләр күп

Русия Федерациясе Президенты В. Путинның 2012 елның 10 июнендә басылып чыккан 805нче санлы Указы нигезендә, 21 апрель Урындагы үзидарә көне буларак билгеләнде.

Алда зур һәм әһәмиятле эшләр күп
Алда зур һәм әһәмиятле эшләр күп

Нәкъ менә шушы датаның сайлануы очраклы түгел — 1785 елда бу көнне Екатерина II урындагы үзидарәләр турындагы законга нигез салган Жалованная грамота булдыру турындагы документка кул куя. Илебездә әлеге дата 2013 елдан башлап билгеләнә. Муниципаль һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, шәһәр Советы депутатлары, төбәк иҗтимагый үзидарә, урам һәм йорт комитетлары, күпфатирлы йортлар Советлары, гражданлык җәмгыяте вәкилләре, инициативалы һәм битараф булмаган барлык кешеләрнең гомуми бәйрәме ул.

Шәһәребезнең урындагы үзидарә органнарында үз бурыч-йөкләмәләрен зур җаваплылык һәм югары һөнәри осталык белән башкаручы белгечләр эшли. Төбәкнең социаль-икътисади үсеше, халыкның уңайлы имин мохиттә яшәве аларның тырыш хезмәтенә, оештыру күнекмәләренә, төрле тормыш хәлләрендә нәтиҗәле эшли белүенә бәйле.

Урындагы үзидарә көне уңаеннан Октябрьский шәһәр округы Советы рәисе Айдар Әдһәм улы Имангулов белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

— Айдар Әдһәмович, шәһәр округы Советының эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

— Бу — урындагы үзидарәнең сайланулы органы, ул шәһәр халкы мәнфәгатьләрен яклау һәм аның исеменнән биләмәдә гамәлдә булган карарларны кабул итү хокукына ия. Нәкъ менә Совет аша һәр шәһәрдәш урындагы үзидарә дәрәҗәсендә хакимиятне тормышка ашыру буенча конституцион хокукын башкара ала.

Бүгенге көндә 5нче чакырылыштагы депутатлар Советы эшчәнлеген гамәлгә ашыра. Аның составында 25 кеше.

— Муниципаль берәмлекнең вәкаләтле органы компетенциясенә нәрсәләр керә?

— Шәһәр уставын кабул итү һәм аңа үзгәрешләр, өстәмәләр кертү; урындагы бюджетны һәм аның үтәлеше турындагы хисапны раслау; урындагы салымнарны

һәм җыемнарны билгеләү, үзгәртү һәм гамәлдән чыгару; муниципаль милек белән идарә һәм эш итү тәртибен билгеләү; муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләрне булдыру, үзгәртеп кору һәм ябу, шулай ук муниципаль предприятие-учреждениеләр хезмәтләренә тарифларны билгеләү турында карарлар кабул итү, муниципаль берәмлекнең муниципальара хезмәттәшлек оешмаларында катнашу тәртибен билгеләү.

— Шәһәр Советы эшчәнлеге нинди төрдә башкарыла?

— Карарлар кабул ителә торган утырышлар формасында. Совет утырышында расланыр алдыннан барлык карарлар проектлары да билгеле бер гамәл аша уза: алар алдан юнәлешле комиссияләрдә депутатлар тарафыннан тикшерелә, шәһәр прокуратурасында өйрәнелә, Интернет челтәрләрендә халыкка җиткерелә.

Уставка үзгәрешләр кертү, бюджетны формалаштыру һәм раслау, шәһәрнең Генераль планына үзгәрешләр кертү белән бәйле норматив хокукый актлар; төзекләндерү, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү һәм аларны раслау ачык тыңлауларга чыгарыла. Анда теләгән һәркем катнашып, проект буенча үз фикер-тәкъдимнәрен белдерә ала.

Советта норма чыгару эшчәнлегеннән тыш, депутатлар шәһәр округында яшәүче кешеләр белән даими шәхсән эш алып бара. Мисал өчен: 2021 елда шәхси кабул итүләрдә биш йөзгә якын шәһәрдәш катнашкан, 249 язма мөрәҗәгать юлланган. Күпчелек сораулар ишегалларын төзекләндерү, юллар торышы, күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфаты, эшкә урнашу мәсьәләләренә бәйле, сукбай этләргә һәм караучысыз йөрүче йорт хайваннарына карата шикаятьләр саны арта. Шулай ук химаячылык һәм матди ярдәм күрсәтү (шул исәптән урындагы башлангычларга булышлык итү программасында катнашу өчен дә) буенча гозерләр килә.

Безнең депутатлар шәһәр биләмәсендәге хәйрия чараларында актив катнаша, халыкның социаль яктан якланмаган катламнарына ярдәм итүгә юнәлтелгән проектларны оештыра.

— Норматив хокукый актларның үтәлеше контрольдә тотыламы?

— Советның күзәтчелек вәкаләтләре урындагы үзидарә органнары вазыйфаи затларының хисапларын яки мәгълүматларын утырыш барышында тыңлау рәвешендә гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, 2021 елда түбәндәге докладлар тыңланды: тышкы муниципаль финанс контроле органы эшчәнлеге; хезмәт базарындагы хәл торышы; шәһәр округында яшәүчеләргә медицина ярдәмен оештыру; Эчке эшләр бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре; объектларны кышкы шартларда эшләүгә әзерләү; муниципаль милекне хосусыйлаштыру нәтиҗәләре турында.

— Совет эшенең бер юнәлеше — төбәк иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) вәкилләре белән хезмәттәшлек. Бу хакта тулырак сөйләп үтегезче?

— Шәхси төзелеш микрорайоннарында халыкның урындагы үзидарәдә катнашуының төп формасы булып ТИҮ тора. Ул җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге башлангычларны гамәлгә ашыру өчен яшәү урыны буенча гражданнарның үзаллы оешканлыгы рәвешендә күзаллана. Бүгенге көндә шәһәр округында, шәхси төзелеш алып барган микрорайоннарда 17 ТИҮ Советы эшли, алар составында 44 урам комитеты бар.

Төбәк иҗтимагый үзидарә советлары рәисләре халык һәм шәһәр хезмәтләре арасында арадашчы булып тора дияргә мөмкин. Бер яктан, алар микрорайоннарны төзекләндерү, коммуналь проблемалар, хокук тәртибен саклау һ. б. мәсьәләләрне хәл итеп, шәһәрдәшләр мәнфәгатен кайгырта. Икенче яктан, урындагы үзидарә органнарына, шәһәр хезмәтләренә халыкка мәгълүмат җиткерү буенча анык ярдәм күрсәтә, кирәк булганда профилактик чаралар үткәрә.

Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә төбәк иҗтимагый үзидарәләр шәһәр округы депутатлары белән тыгыз бәйләнештә эшли, ветераннар советы, дини оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Гомуми тырышлык белән микрорайоннарда массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар, социаль юнәлештәге акцияләр, өмәләр даими үткәрелә.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Айдар Әдһәмович! Сезгә һәм урындагы үзидарә органнарында мәшгуль барлык белгечләргә, ветераннарга ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләп калабыз! Алда зур һәм әһәмиятле эшләр күп. Башланган игелекле гамәлләр дәвам ителсен, яңа проектларны тормышка ашыруда һәрчак уңышлар юлдаш булсын!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: