Туган телдә шигырьләр, милли моңнар яңгыраган мәктәпләр башкалардан аерылып тора, аларда күңел түренә үтеп керерлек җылылык бар. Үзләренә барлык матур сыйфатларны туплаган ачык йөзле, мөлаем мөгаллимнәр, күзләре очкынланып янып торган балалар тудыра ул мохитне. Бүгенге заман ата-аналары гаиләдә бирә алмаган тел байлыгын бала күңеленә тәрбиячеләр һәм ана теле укытучылары сала. Шуңа да туган телебезнең һәм милләтебезнең киләчәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә хәл ителә.
Октябрьский шәһәренең 11нче Татар гимназиясендә җанлы очрашу вакытында нәкъ шундый уй-фикерләр кичердек. 11нче мәктәп — шәһәрнең иң борынгы белем бирү учреждениеләренең берсе. Аның тарихы 1924 елдан, Мулла авылындагы шәхси йортта белем бирүдән башлана. Соңрак мәктәпне әлеге урынга китереп салганнар. Димәк, 2024 елда мәктәп 100 еллыгын билгеләячәк.
2007 елдан әлеге белем учагы Татар гимназиясе статусын йөртә. Уку йорты ачылуның беренче көннәреннән үк төпле белемле милли кадрлар әзерләү мөһим бурыч итеп куела. Әйтергә кирәк, укытучылык эшен генә түгел, хуҗалык эшләрен алып баруны да төптән белгән Рөстәм Нәфыйков 2003 елдан биредә җитәкче вазыйфасын башкара. Тумышы белән Авыргазы районыннан булган Рөстәм Камил улы — милләт җанлы, тәҗрибәле директор. Бу уңайдан аның тагын бер җаваплы вазыйфасын — Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Октябрьский шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
— Гимназиядә бүген 418 бала укый, аларга 25 укытучы белем бирә. Педагогларга килгәндә, һәркайсы — үз һөнәренең остасы, иҗади коллектив тупланган. Балалар саны соңгы елларда артуга таба, әле 11нче сыйныфта — 9, 10да 24 укучы булса, 1нчегә 58 бала укырга керде.
Төпле белем бирү һәм халык педагогикасы нигезендә яхшы, тәрбияле балалар үстерү — безнең төп бурыч. Иң беренче чиратта, ата-аналар белән берлектә эшлибез, чөнки туган телне өйрәнү гаиләдән башланырга тиеш, — ди гимназия директоры.
Үткән елда Татар гимназиясенә Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллин исеме бирелгән. Бөек Ватан сугышы башланган чорда Октябрьский шәһәре булмаган. “Соцшәһәр” дип аталган бистәдән, тирә-як авыллардан ир-егетләр сугышка киткән. 1941 елда Мулла авылы егете Шакирҗан Гатиатуллин да фронтка алына. Өлкән сержант Гатиатуллин 1943 елда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында Днепр елгасын кичүдә катнаша.
1944 елда аңа хәрби биремнәрне яхшы үтәгәне һәм батырлыгы өчен “Советлар Союзы Герое” исеме, Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнары бирелә. Сугыштан соң Шакирҗан Йосып улы “Туймазыбурнефть” предприятиесендә эшли. Ул 1972 елда вафат була.
Гимназиянең тарих-туган якны өйрәнү музеенда Советлар Союзы Героеның портреты саклана. Аны герой исемен йөртүче белем учагына шәһәр Ветераннар советы бүләк иткән. Шулай ук, татар теле һәм әдәбияты кабинетында каһарманның сурәте ясалган һәм аның исеме язылган махсус парта бар. Бу парта артына утырган һәр укучы геройларның батырлыгын онытмаска, алар турында истәлекне кадерләп сакларга кирәклеген тоеп үсә. Әйтергә кирәк, агымдагы уку елында гимназия укучыларыннан торган команда “Мин Герой мәктәбендә укыйм” Бөтенрусия патриотик проектта катнашып, зур җиңүгә ирешкән.
Гимназия өченче ел рәттән Санкт-Петербургта IT-белем бирүне үстерү өчен “Айкью Опшн” хәйрия фонды тарафыннан оештырылган “Поколение Python” һәм “Космическая верстка” проектларында актив катнаша.
2021-22 уку елында гимназия өстәмә рәвештә укытучылар һәм укучылар өчен программалаштыруны өйрәнү проектларында — “javascript башлангычлар өчен” һәм “Scratch дөньясы”нда катнаша.
Ел саен гимназия укучылары, халыкара, Бөтенрусия, республика, шәһәр фән олимпиадаларында, конкурсларда һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Агымдагы уку елында 8нче һәм 9нчы сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча “Үзгәрүче дөньяга яшьләр карашы” Бөтенрусия фәнни эшләр конкурсында җиңү яулаган.
“Укучыларыбыз ел саен җәмгыять белеме буенча олимпиаданың төбәк этабы призерлары була. Шулай ук, мәгълүмати технологияләр буенча республика һәм муниципаль конкурсларда җиңү яуламый калмыйлар”, — дип горурланып сөйләде гимназия укытучылары.
Татар теле һәм әдәбияты буенча да укучыларның уңышлары байтак. Гимназиядә озак еллар татар телен Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Мөслим Газиев укыткан, шул ук вакытта Октябрьский шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе җитәкчесе вазыйфасын башкарган. Тәҗрибәле педагогның иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсендә уку йорты татар халкының тарихын, мәдәниятен, телен, әдәбиятын өйрәнү буенча методик үзәккә әйләнә. Аның укучылары ел саен республика күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда җиңүгә һәм призлы урыннар алуга ирешкән. Әлеге вакытта Мөслим Нурмөхәммәт улы хаклы ялда. Бүген дә гимназия укытучылары, абруйлы мөгаллимнең тәҗрибәсенә таянып, шул ук вакытта ана теле дәресләренә дә инновацион алымнар кертеп, заманча технологияләр кулланып, балаларга төпле белем бирә. Башлангыч сыйныфларда — татар теле дәресләрен Лилия Кадергулова, ә 4-11нче сыйныфларда Илгизә Сәхәбетдинова укыталар. Аларның укучылары да төрле бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, шигырь, инша конкурсларында теләп катнаша.
— Безнең гимназиядә әлеге вакытта 178 бала татар телен туган тел буларак өйрәнә. Мин биредә 22 ел элек эш башладым, укучылар саны күп, икешәр смена укыта идек. Балаларның барысы да татар теле дәресләренә бик теләп йөри иде. Соңгы берничә елда ата-аналар арасында туган телгә карата битарафлык сизелә. Әмма без күңелне төшермибез, дәресләрдә төрле заманча алымнар кулланып, укучыларны кызыксындырырга тырышабыз, — ди Илгизә Сәхәбетдинова.
Шунысы мөһим: Илгизә Шәрип кызының тырышлыгы, үз эшен күңел биреп башкаруы аның уңышларында да ачык чагыла. Узган елда заманча карашлы укытучы иң яхшы практикаларның “Русия халыклары телләре һәм мәдәнияте” Бөтенрусия конкурсында — җиңүче, ә агымдагы елда Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм халыклары телләрен укытуда иң яхшы педагогик практикаларның “Педагогик осталык мәктәбе” II Республика конкурсы призеры булды. Татар теле дәресләрендә инновацион алымнар кулланган укытучы күптән түгел онлайн-форматта җиде осталык дәресе үткәргән. Башка район мәктәпләрендәге укытучыларның аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итүләре дә мөгаллимәнең тәҗрибәле булуын күрсәтә.
Кызганычка каршы, мәктәпләрдә ана теле дәресләре кыскартылуы да, ата-аналарның, алда Бердәм дәүләт имтиханы көтә, дип, балаларын туган тел урыс теле булган сыйныфларга бирергә тырышуы да телне өйрәнүчеләр сафын бермә-бер сирәгәйтә.
“Әлбәттә, туган телне камил белү өчен санаулы дәрес сәгатьләре генә җитми. Укучыларның туган тел буенча уңышларын тагын да арттырыр өчен гаиләләрдә ана телендә аралашу кагыйдәсен ныгытырга кирәк”, — ди мөгаллимнәр.
Чынлап та, ана телен саклап калу бала тәрбияләнгән гаиләгә аеруча нык бәйле. Әгәр әти-әниләр ягыннан да балаларны туган телгә өйрәтү теләге зур булса, тәҗрибәле укытучылар бу максатка барлык көчләрен салырга әзер.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Динар Кәлимуллин фотолары.
https://kiziltan.ru дан алынды.