

Ата-бабаларның тормышы, үз халкыңның, үз җиреңнең тарихы беркемне дә битараф калдыра алмый.
Чөнки кешенең үткән заманнарга мөнәсәбәте аның шәхес булу дәрәҗәсен, тормышка карашын билгели. Шуңа күрә дә илебез тарихын һәм мәдәниятен, төбәктә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, йола-кануннарын өйрәнүгә зур игътибар бирелә.
Русия күләмендә инде 4нче тапкыр оештырылучы «Зур этнографик диктант» мәдәни-мәгърифәтчелек чарасы да шул максатны күзаллый. Октябрьскийлылар анда ел саен актив катнаша. Быел шәһәребездә сынау мәйданчыгы буларак өч учреждение: Милли мәдәниятләр үзәге, музыка һәм нефть колледжлары сайланды. Диктант язуда мәктәп-гимназияләр укучылары, педагоглар, белем бирү йортлары җитәкчеләре, коммуналь-төзелеш, күпьюнәлешле һөнәри, нефть колледжлары студентлары, иҗат коллективлары, китапханәләр, милли берләшмәләр вәкилләре катнашты. Моннан тыш, белемен тикшереп карарга теләгән һәркем чарага кушыла алды.
Биремнәрне үтәүгә 45 минут вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә 30 тест соравына (аларның 20се — федераль, 10сы төбәккә кагылышлы) җавап бирергә кирәк.
Тестлау һәр төбәктә оештырылган махсус мәйданчыкларда һәм онлайн тәртиптә үткәрелде. Катнашучыларның белем дәрәҗәсе, социаль катламы, дин һәм гражданлыгы исәпкә алынмады. Бүгенге көндә этнографик диктант чарасы «халыкара» дәрәҗәсендә, ягъни анда белемен Таҗикстан, Молдавия, Кыргызстан кебек БДБ илләрендә яшәүче ватандашларга да тикшереп карарга мөмкин.
Күләмле проект илебездә гомер итүче халыкларның тарихын, мәдәниятен, милли йолаларын пропагандалау; милләтләр арасындагы татулыкны, хезмәттәшлекне тәэмин итү максатында оештырыла.
Тест сорауларына дөрес җаваплар 10 ноябрьдә «Зур этнографик диктант» сайтында (www.miretno.ru) урнаштырылачак, ә шәхси нәтиҗәләр 12 декабрьдә билгеләнә.
Милли мәдәниятләр үзәгендә оештырылган этнографик диктантта катнашучылар белән әңгәмәләшеп алдык. Шәһәрдәшләр чара хакында нинди фикердә икән, аларга кайсы сораулар ошаган, кайсылары авыр тоелган, тестлауның әһәмияте нәрсәдә һ. б.?