Октябрьскийда «Уңайлы шәһәр мохите» һәм «Башкорт ихаталары» программалары кысаларында берничә биләмә төзекләндерелә. Шуларның кайберләрендә җомга көнне хакимият башлыгы Алексей Шмелев белән булып, эшләр барышы һәм башкару сыйфатын карап кайттык.
2нче гимназия каршындагы ике катлы йортлар (Свердлов урамы 93-95) ихаталарында балалар мәйданчыгын төзүгә «Конкрит» төзелеш компаниясе 15 апрельдә керешкән иде. Әле биредә барлык эшләр дә диярлек төгәлләнгән. Бала-чага рәхәтләнеп атынгычларда атына, йомшак кереш мәйданчыкта йөгерә. Бу биләмә озак вакытлар төзекләндерүне көткән иде, ниһаять, ул яңартылды һәм шәһәрнең бу өлешендә яшәүчеләрнең иң яраткан ял итү урынына әйләнде. 2 ай биредә эш кайнады, нәтиҗәдә ихатада асфальт юл һәм сукмаклар, машина кую өчен урыннар, заманча яктырткычлар, уңайлы эскәмияләр барлыкка килде. Балалар мәйданчыгындагы корылмалар да үзебезнең Октябрьский эшкуарлары җитештергән — Р. Галләмов предприятиесе балалар өчен уен корылмалары ясауга сертификация үткән. Гомумән, барлык ихаталарыбызга да бары тик үзебездә җитештерелгән корылмалар урнаштырылачак. Бу ике як өчен дә файдалы. Төзүчеләр каяндыр кайтаруга чыгымнар түкми, ә эшкуарларга - эш.
Биләмәдә яшәүчеләр соравы буенча җәяүлеләр юлын машиналардан аеру өчен киртәләр булдырылды, разметкалар ясалды. Шунысы мөһим — төбәктә яшәүчеләр, төзекләндерүне читтән күзәтү белән генә чикләнмичә, үзләре дә анда актив катнашып, тәкъдимнәр кертте. Хакимият башлыгыннан ихатага утырту өчен миләш агачы үсентеләре сорады, Алексей Николаевич аларга «Благоустройство» җәмгыятенә гариза язарга һәм көзен үсентеләрне алып утыртырга кушты. Хәзер инде биредә вак-төяк эшләрне төгәллисе калды. Көзен биредә үсентеләр утыртып, бизәү эшләрен тулысынча тәмамлау планлаштырыла. Арытаба хакимият башлыгы белән Мулла авылындагы Җиңү урамына юлландык. Халык белән очрашуларның берсендә Алексей Шмелевка Җиңү урамына асфальт җәюне сорап мөрәҗәгать иткән булганнар. Бу мөрәҗәгатьне җәмәгатьчелек рәисе Рәшит Гыйниятуллин күз уңына ала. «Гыйниятуллин кебек тынгысыз рәисләр булганда, тауларны да күчерергә мөмкин», — диде А. Шмелев. Әлбәттә, бер эшкә тотынгач, аны ахырына кадәр үтәмичә туктамый ул һәм, ниһаять, ирешә — быел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән елны, Җиңү урамына тип-тигез итеп асфальт юл түшәлә. Халык чиксез шат моңа, хәзер бит яңгырлар да куркыныч түгел — галушыңны салып, биек үкчәле түфлидән генә йөрмәле. Ә бит авылның Кутузов урамына да нәкъ шул рәвешле - Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтеннән асфальт түшәлгән иде.
Русиядә 2017 елда башлангыч алган «Уңайлы шәһәр мохите» программасы булышлыгында Октябрьскийда соңгы елларда байтак биләмәләр үзгәрешләр кичерде, шулай ук халык тәкъдиме белән яңаларына нигез салынды. Алда тагы да зуррак уңай үзгәрешләр көтә әле безне. Барысы да уңышлы һәм халыкка уңайлы булсын!