1 июльдә Русиядә ил Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирүе узачак. Хәзер республиканың барлык сайлау участокларын, коронавирс таралу белән бәйле рәвештә, тавыш бирү мөмкин кадәр хәвефсез булсын өчен индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителә.
- Инде хәзер үк тавыш бирергә уңайлы булган участокка гариза бирергә мөмкин. Процедура шулай ук өйдә тавыш бирүне күздә тота. Фатирларга сайлау комиссиясе әгъзалары кермәячәк. Тавыш бирүчеләргә махсус пакетта гариза бланкы, перчатка, ручка, антисептик салфетка тапшырылачак. Комиссия әгъзалары өчен без битлекләр, перчаткалар, антисептиклар, экраннар сатып алдык, - дип сөйләде “Бердәм Русия” партиясенең Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне оештыру буенча чираттагы онлайн-лекториендә Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко.
Аның сүзләренә караганда, бюллетеньдә Конституциягә үзгәрешләрне хуплыйсызмы, дигән бер генә сорау булачак. Шуңа күрә Үзәк сайлау комиссиясе бер төндә анкетаның бөтен күләмен эшкәртергә һәм 2 июльдә тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итәргә исәп тота.
Участоклар 25 июньнән 1 июльгә кадәр эшләячәк. Килүчеләрнең һәркайсы шулай ук битлек, перчатка, ручка, антисептик алачак. Кергәндә аяк киеме өчен антисептик келәмнәр булачак, бинаны 2 сәгать саен җилләтү оештырыла.
“Без тавыш бирү югары дәрәҗәдә узсын һәм тискәре нәтиҗәләргә китермәсен өчен барысын да уйладык”, - дип ассызыклады Илона Макаренко.
Лекторийның икенче катнашучысы, Дәүләт җыелышы депутаты Римма Үтәшева барлык өлкән кешеләргә үз-үзен изоляцияләү режимын бозмаска һәм өйдә тавыш бирергә киңәш итте.
Фото: bashinform.ru