

Агымдагы елда коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, чараны онлайн форматта уздырырга карар ителде.
12 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Салават Юлаевның тууына 266 ел тулуга һәм Русия көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Төбәк җитәкчесе курай моңы астында милли герой һәйкәленә чәчәкләр салды.
Мәдәният министрлыгы һәм Республика халык иҗаты үзәге тарафыннан Салават Юлаевның туган көненә багышланган флешмоб оештырылды. Чара 12 июньнән 16 июньгә кадәр дәвам итте. Флешмобта һәр теләгән кешегә катнашырга мөмкинлек бирелде. Катнашучылар Салават Юлаевка багышланган җырлар һәм кобаерларны, аның шигырьләрен видеога төшереп, социаль челтәрләрдә теркәде.
Республика Милли музее да онлайн бәйрәм чараларына кушылды. Бәйрәм кысаларында музей базасында Салават Юлаевка багышланган онлайн фәнни-гамәли конференция узды. Аның эшендә 50дән артык докладчы һәм тыңлаучы, алар арасында – галимнәр, тикшеренүчеләр, шулай ук мәдәният, мәгариф, фән, музей хезмәткәрләре, туган якны өйрәнүчеләр катнашты.
Онлайн конференция барышында докладчылар һәм тыңлаучылар Салават Юлаев шәхесенең тарихи әһәмияте, башкорт фольклорында аның образы турында фикер алышты.
Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә тарафыннан да геройның туган көненә багышланган күптөрле чаралар оештырылды.
12 июньдә вакытлы басмалар бүлегендә башкорт телендә видеолекция узды. Анда китапханә хезмәткәрләре Салават Юлаевка һәйкәл куелу турында тарихи әдәбият тәкъдим итте.
13 июньдә китапханә сайтындагы “Виртуаль күргәзмәләр” бүлегендә Салават Юлаевка багышланган “Шагыйрь һәм сугышчы — халык хәтерендә” дигән яңа виртуаль күргәзмә оештырылды.
Шулай ук Салават Юлаев көннәрен бәйрәм итү кысаларында Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты “Салават токымы чигенә белми” дип аталган гаилә онлайн-квест үткәрде.
16 июньдә Башкортстанның Милли симфоник оркестры, Салават Юлаевның тууына 266 ел тулуга багышлап, “Youtubе”тагы үз каналында Заһир Исмәгыйлевның “Салават Юлаев” операсына увертюраның видеоязмасын теркәде.
Шулай итеп, коронавирус инфекциясе бәйрәм рухын боза алмады. Ел саен уздырыла торган бәйрәм әлеге хәл-шартларда, гадәти форматта узмаса да, матур итеп оештырылды.
Автор: Денис Таваев