Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 Май 2020, 16:04

Октябрьский халкы бушлай битлекләр алды

Башкортстан халкына волонтерлар җәмгысе 135 мең битлек тарата

Октябрьский халкына волонтерлар бушлай битлек таратты
Башкортстан халкына волонтерлар җәмгысе 135 мең битлек тарата
Республикабыз күләмендәге #МаскаВПомощь чарасы дәвам итә. Чара барышында республиканың 23 шәһәре һәм биләмәләре барлыгы 135 000 битлек алачак.
Кичә, Хөкүмәт йортындагы эш киңәшмәсендє Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләгәнчә, мохтаҗ халыкны, аеруча өлкән яшьтәгеләрне, бушлай битлек белән тәэмин итү өчен республика акча бүлергә әзер. Моңача да волонтерлар 150 мең битлек тараткан иде инде.
Бүген битлекләр Октябрьский шәһәренә дә килеп җитте. Аларны волонтерлар шәһәрнең иң күп халык йөри торган 20ләп урында: базарда, автовокзалда, кибетләр, тукталышлар, парк һәм скверларда таратты. Волонтерлар белән без дә бу чарада катнашып, халыкның фикерен, кәефен күреп-белеп тордык. Гомумән, халык тәртипле икән бездә, дигән уйга килдем. Барысы да битлектән дияргә була, хәтта кибет янында хәер сорашып утыручы абый да битлек кигән – кагыйдә бозарга ярамаганын яхшы белә. Шунысы да бар, кибетләргә дә бит битлексез кертмиләр, бәлки шуңа күрә дә битлектән йөрергә тырышалардыр я булмаса сумкасында, кесәсендє булса да йөртә. Әмма безне күргәч, сумкасындагы битлекне тизрәк кияргә ашыкканнар да булды, безне штраф салучылар дип кабул итүләрен һәм аеруча шуннан куркуларын белдерделєр.
“Бердәм Русиянең” башкарма төбәк комитетының “Наша забота” – “Безнең кайгытучанлык” проекты волонтерларының һәрберсе 5шәр мең битлек таратты. Битлек белән бергә алар саклык чараларын күрү турындагы кисәтү кәгазе дә тапшырды.
Битлекнең ярдәме бардырмы-юктырмы дип гәп куертмыйк бүген, иптәшләр, заман таләбе – кирәк икән кирәк, тагып йөрегез, рәхим итеп! Чирләмәгез, сакланыгыз, исән-сау булыйк, гәзиткә язылырга да онытмыйк!
Читайте нас: