Коронавирус эпидемиясе сәбәпле, Русиядә игълан ителгән яллар урта һәм кече эшмәкәрләрне авыр хәлдә калдырды. 28 марттан азык-төлек, хуҗалык товарлары һәм даруханәләрдән башка барлык предприятиеләр ябылды. Әлбәттә, өйдә утырганда күпләрнең бизнеслары туктап калды.
Ниһаять, үткән атна ахырында Башкортстанда чәчтарашханә һәм оптика салоннарына эшли башларга рөхсәт бирелде. Бу хакта хөкүмәт премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров хәбәр итте.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ачылырга тиешле оешмалар исемлеген җентекле өйрәнергә һәм санитар-эпидемиологик нормаларны төгәл үтәгәндә генә эшләргә рөхсәт бирергә кушты.
Кагыйдәләрне бозган предприятиеләр ябылачак. Төп шарт — эштә битлекләр, пирчәткәләр куллану, йогышсызландыру, араны саклау.
Хәтерегезгә төшерәбез, үткән атнада 974 предприятие гамәлдәге үзизоляция тәртибендә эш башлады.
Безнең Октябрьский шәһәрендә дә чәчтарашханәләр әкренләп җанлана башлаган. Шундый салоннарның берсенә кулланучы буларак мөрәҗәгать итеп карадык. Редакциядән әлләни ерак булмаган бердәнбер ачык «Лофт» салонына мөрәҗәгать иттек. Чәч кистерү һәм буяту өчен алдан язылырга кирәк диделәр безгә телефоннан. Бу халык күпләп бер урында җыелып утырмасын өчен эшләнә. Билгеләнгән вакытка килгәч, иң элек кулларны йогышсызландырырга куштылар, аннан температураны үлчәп, журналга исем-фамилияне һәм температура күрсәткечен язып куйдылар. Бер мастер билгеләнгән мәйданда (1,5 м ара башкалардан) бер кешене хезмәтләндерә. Мөрәҗәгать итүчеләрдән ризасызлык белдерүче юк, чөнки барыбыз да аңлый: саклык чаралары күрелмәсә, барыбыз өчен дә хәвеф янаганын.
Барыгызны да саклык чараларын үтәргә өндибез!