Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 апрель 2020, 14:23

Без — бергә!

Октябрьский шәһәре, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнары имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин имамнарны һәм традицион конфессияләр руханиларын, шулай ук төбәгебезнең хәлле-бай кешеләрен эпидемия чорында мохтаҗларга ярдәм итәргә чакырды.

Октябрьский шәһәре, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнары имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин имамнарны һәм традицион конфессияләр руханиларын, шулай ук төбәгебезнең хәлле-бай кешеләрен эпидемия чорында мохтаҗларга ярдәм итәргә чакырды.
«Кешелек токымының бердәмлеген танып, курку һәм өметсезлеккә бирешмичә, тынычлыкта һәм татулыкта, нәтиҗәле сабырлыкта, туганнарча аралашуны һәм игелекле хезмәттәшлекне аңлап, без Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән әлеге сынауны кичерергә тиешбез...» (Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең эпидемия таралуга бәйле мөрәҗәгатеннән...).
— Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның мөрәҗәгатен игътибарга алып, 2020 елның 23 мартыннан «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе студентларын дистанцион, читтән торып укытуга күчердек, хезмәткәрләрне йортларына озаттык, — дип билгели үз чыгышында Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин. — Чисталыкка һәм гигиена таләпләренә аерым игътибар бирәбез, биналарны даими йогышсызландырабыз һәм мәхәллә кешеләреннән үз-үзеңне изоляцияләү-чикләү кагыйдәләрен бозмауны, дезинфекция чаралары белән кулларны җентекләп юуны, кул биреп күрешүдән вакытлыча тыелуны сорыйбыз.
Без, традицион диннәр руханилары, мәчетләрне һәм чиркәүләрне, гыйбадәтханәләрне дезинфекцияләү чаралары белән тәэмин иткән өчен БР Дәүләт Җыелышы депутаты Раил Камил улы Фәхретдиновка ихлас рәхмәтлебез.
Кадерле туганнар, ир һәм хатын-кыз кардәшләр! 25 март көнне изге Шәгъбан ае керде, ул 23 апрельгә кадәр (Рамазан ае башланганчы) дәвам итә. Сездән мөмкин кадәр күбрәк игелекле эшләр кылуыгызны, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуыгызны сорыйм.
Кешеләр белән җылы, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, сәдака бирү, туганнарга, күршеләргә игътибарлырак булу бик мөһим. Аеруча бүгенге, һәртөрле ярдәм таләп ителгән көннәрдә, зур әһәмияткә ия әлеге гамәл.
Мәгълүм ки, Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин БР Октябрьский шәһәр хакимиятенең дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Комиссия әгъзасы булып тора. Шулай ук, башка дин әһелләре кебек үк, Октябрьский шәһәренең хәйрия советы әгъзасы да. Әйтергә кирәк, бу көннәрдә дистәләрчә күп балалы мохтаҗ гаиләләр Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе хәзрәтләре һәм ирекмәннәре (волонтерлары) тарафыннан тапшырылган азык-төлек тупланмаларына ия булды.
— Октябрьский — үз тарихында төрле милләт һәм дин вәкилләренең дус-тату мөнәсәбәтен чагылдырган шәһәр, — дип ассызыклый Мәүлемҗан хәзрәт. — Шәһәребездә 50дән артык милләт вәкиле үзара килешеп яши, 14 дини оешма һәм дә 7 милли берләшмә уңышлы эшләп килә.
Минем фикеремчә, пандемия чорында барча җәмгыять мотлак теләктәшлек күрсәтергә тиешле: байлар мохтаҗларга ярдәм итсен, ә дәүләт исә РФ Президенты тарафыннан әйтелгән «бик вакытлы» чараларны гамәлдә үтәсен, илебездә иҗтимагый гарантияләрне тәэмин итсен.
Форсаттан файдаланып, кабат якташларга мөрәҗәгать итәргә телим: паникага (коткы-шөбһә) бирелмәгез, үз-үзеңне изоляцияләү-чикләү кагыйдәләрен, гигиена таләпләрен төгәл үтәгез. Шулай ук өеңдә яки фатирыңда гына түгел, үзең яшәгән йорт ихатасында чисталык саклау да үтә мөһим.
Янә дә ассызыклар идем, коронавирус эпидемиясенә бәйсез рәвештә, Октябрьский шәһәрендәге мәчетләр, гыйбадәтханәләр тарафыннан мохтаҗларга һәрдаим ярдәм күрсәтелә. Мисалга, мохтаҗлар өчен кием-салым, уенчыклар җыябыз. Бу безнең көндәлек эшебез. Мохтаҗларга ярдәм йөзеннән әһәмиятле чаралар уздырыла килә. Без, шәһәрнең традицион диннәр руханилары, төрле конфессия кешеләре ихтыяҗларын канәгатьләндерергә, кулдан килгәнчә булышырга һәрчак әзербез. Дин әһелләренең гадәти хезмәте ич бу, — дип сүзен йомгаклый Мәүлемҗан хәзрәт.
— Тарихка күз салыйк. Гомер-гомергә халык гыйбадәт йортларына — мәчетләргә, чиркәүләргә өмет һәм дә җылылык эзләп килгән. Бүген исә бигрәк тә.
Адәм баласы Аллаһы Тәгаләнең йорты саналган гыйбадәтханәләрдән күңеленә җылылык, тынычлык-иминлек хисе табып, рухи көч алып китәргә тиешле. Имамнар да, атакайлар да һәрьяклап кеше йөрәгендә өмет чаткысы, ышаныч уятырга, бәндәне тынычландырырга бурычлы. Шуны итсә тотыйк. Без, Аллаһы Тәгаләгә ихлас ышанучылар, коткы-шөбһә таратучылар рәтендә булырга тиеш түгелбез. Бердәм булыйк, аңлы булыйк, кардәшләр. Без — бергә!
Читайте нас: