Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 апрель 2020, 19:07

Язгы чакырылыш кичектереләме?

Русия Президенты В. Путинның 30 марттагы 232нче Указына ярашлы, язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр узачак, хәрби частьләргә хезмәткә 135 мең кеше җибәреләчәк.Коронавирус пандемиясенә бәйле, быел язгы чакырылыш кичектерелә. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, ул 13 апрельдә башланачак. Үзәк хәрби округ йөкләмәсе буенча Башкортстаннан — 5 мең, шул исәптән Октябрьскийдан 100 кеше язын хәрби хезмәткә озатылачак. Хәрби хезмәткә — карантин шартларында Язгы чакырылыш коронавирус таралуына юл куймау максатында, кайбер үзенчәлекләрне исәпкә алып узачак. Республиканың хәрби комиссариатларында, җыелу пунктларында, юлларда һәм хәрби частьләрдә инфекция таралуны булдырмау өчен барлык кисәтү чараларын үтәячәкләр. Пунктларга килүчеләрнең температурасы үлчәнәчәк. Моннан тыш, барлык биналар көн саен йогышсызландырылачак, тест-системалар, йогышсызландыру җайланмалары, бәйләнешсез термометрлар белән тәэмин ителәчәк. Җыелу пункты хезмәткәрләренә һәм булачак солдатларга шәхси саклану әсбаплары биреләчәк. Хәрби частьләргә озату алдыннан яшьләр коронавируска тест тапшырачак, ә хезмәт итү урынына килгәч алар белән 14 көннән дә ким булмаган карантин чаралары үткәрү планлаштырыла. Бу вакытта шәхси состав аерым казармаларда урнаштырылачак, туклану һәм укыту хәрби частьнең калган хәрби хезмәткәрләреннән аерым оештырылачак. Килгән хәрбиләрнең сәламәтлеге торышын даими күзәтүдә тотачаклар. Йогышлы авырулар билгеләре булган яңа килгән егетләр изоляцияләнәчәк, коронавирус инфекциясе булу-булмауга тикшереләчәк һәм тиешле медицина ярдәмен алачак. Армиядән кайтучыларга да саклык чаралары күреләчәкҮз бурычын үтәгән, хезмәтен тутырган гражданнарга (шулай ук 135 мең кеше) килгәндә, аларны хезмәттән азат итү Русия Федерациясе законнары нигезендә катгый рәвештә башкарылачак. Яшәү урынына кайтыр көн килеп җитәр алдыннан аларның һәркайсы белән медицина белгечләре инструктаж үткәрәчәк. Алар юлда шәхси саклану чаралары, медицина битлекләре белән тәэмин ителәчәк. Шәһәрдә язгы чакырылыш белән вәзгыять ничек? Бу сорауга җавап бирү өчен БРның Октябрьский шәһәре буенча хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакырылыш бүлеге начальнигы Владимир Бермишевка мөрәҗәгать иттек.— Шәһәрдә язгы чакырылышка бәйле чараларда (чакырылыш һәм медицина комиссиясен үтү) 700 кеше катнашуы көтелә. Ә инде хәрби хезмәткә 100 егет юлланачак, — ди Владимир Анатольевич. — Әлеге вакытта военкоматта гражданнарны кабул итү графигы төзү, документлар тутыру һәм башка әзерлек эшләре башкарыла. Быел чакырылыш кампаниясе яңа коронавирус (COVID-19) пандемиясе шартларында уза. Моңа бәйле үзгәрешләр кертелә: булачак солдатларны җыю пунктына җибәрү 20 майдан башланачагы планлаштырыла, ә чакырылыш комиссияләрендә югары саклык чаралары булдырыла.Әйткәндәй, махсус графикка ярашлы, хәрби комиссариатларда армия хезмәтеннән вакытлыча кичектерелеп торучылар яки азат булучылар булачак солдатлардан аерым кабул ителәчәк. Бу күп кешенең берьлы бинада тупланмавы, зур чиратлар булмасын өчен эшләнә. Язгы чакырылышка кагылышлы өстәмә сораулар булса, түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:Октябрьский шәһәре буенча хәрби комиссариатның чакырылыш бүлеге: (34767) 4-07-14Психологик ярдәм күрсәтү буенча бердәм ышаныч телефоны: 8(800)-7000-183 (тәүлек әйләнәсенә эшли).

Русия Президенты В. Путинның 30 марттагы 232нче Указына ярашлы, язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр узачак, хәрби частьләргә хезмәткә 135 мең кеше җибәреләчәк.
Коронавирус пандемиясенә бәйле, быел язгы чакырылыш кичектерелә. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, ул 13 апрельдә башланачак. Үзәк хәрби округ йөкләмәсе буенча Башкортстаннан — 5 мең, шул исәптән Октябрьскийдан 100 кеше язын хәрби хезмәткә озатылачак.
Хәрби хезмәткә — карантин шартларында
Язгы чакырылыш коронавирус таралуына юл куймау максатында, кайбер үзенчәлекләрне исәпкә алып узачак. Республиканың хәрби комиссариатларында, җыелу пунктларында, юлларда һәм хәрби частьләрдә инфекция таралуны булдырмау өчен барлык кисәтү чараларын үтәячәкләр. Пунктларга килүчеләрнең температурасы үлчәнәчәк. Моннан тыш, барлык биналар көн саен йогышсызландырылачак, тест-системалар, йогышсызландыру җайланмалары, бәйләнешсез термометрлар белән тәэмин ителәчәк. Җыелу пункты хезмәткәрләренә һәм булачак солдатларга шәхси саклану әсбаплары биреләчәк.
Хәрби частьләргә озату алдыннан яшьләр коронавируска тест тапшырачак, ә хезмәт итү урынына килгәч алар белән 14 көннән дә ким булмаган карантин чаралары үткәрү планлаштырыла. Бу вакытта шәхси состав аерым казармаларда урнаштырылачак, туклану һәм укыту хәрби частьнең калган хәрби хезмәткәрләреннән аерым оештырылачак. Килгән хәрбиләрнең сәламәтлеге торышын даими күзәтүдә тотачаклар. Йогышлы авырулар билгеләре булган яңа килгән егетләр изоляцияләнәчәк, коронавирус инфекциясе булу-булмауга тикшереләчәк һәм тиешле медицина ярдәмен алачак.
Армиядән кайтучыларга да саклык чаралары күреләчәк
Үз бурычын үтәгән, хезмәтен тутырган гражданнарга (шулай ук 135 мең кеше) килгәндә, аларны хезмәттән азат итү Русия Федерациясе законнары нигезендә катгый рәвештә башкарылачак. Яшәү урынына кайтыр көн килеп җитәр алдыннан аларның һәркайсы белән медицина белгечләре инструктаж үткәрәчәк. Алар юлда шәхси саклану чаралары, медицина битлекләре белән тәэмин ителәчәк.
Шәһәрдә язгы чакырылыш белән вәзгыять ничек?
Бу сорауга җавап бирү өчен БРның Октябрьский шәһәре буенча хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакырылыш бүлеге начальнигы Владимир Бермишевка мөрәҗәгать иттек.
— Шәһәрдә язгы чакырылышка бәйле чараларда (чакырылыш һәм медицина комиссиясен үтү) 700 кеше катнашуы көтелә. Ә инде хәрби хезмәткә 100 егет юлланачак, — ди Владимир Анатольевич. — Әлеге вакытта военкоматта гражданнарны кабул итү графигы төзү, документлар тутыру һәм башка әзерлек эшләре башкарыла. Быел чакырылыш кампаниясе яңа коронавирус (COVID-19) пандемиясе шартларында уза. Моңа бәйле үзгәрешләр кертелә: булачак солдатларны җыю пунктына җибәрү 20 майдан башланачагы планлаштырыла, ә чакырылыш комиссияләрендә югары саклык чаралары булдырыла.
Әйткәндәй, махсус графикка ярашлы, хәрби комиссариатларда армия хезмәтеннән вакытлыча кичектерелеп торучылар яки азат булучылар булачак солдатлардан аерым кабул ителәчәк. Бу күп кешенең берьлы бинада тупланмавы, зур чиратлар булмасын өчен эшләнә.
Язгы чакырылышка кагылышлы өстәмә сораулар булса, түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
Октябрьский шәһәре буенча хәрби комиссариатның чакырылыш бүлеге: (34767) 4-07-14
Психологик ярдәм күрсәтү буенча бердәм ышаныч телефоны: 8(800)-7000-183 (тәүлек әйләнәсенә эшли).




Читайте нас: