Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 март 2020, 17:58

Мобиль төркемнәр үз-үзеңне изоляцияләү тәртибен үтәүне күзәтә

Республикада карантиндагы кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен 216 мобиль төркем эшли. Аларга 783 кеше җәлеп ителгән. Һәркайсына социаль хезмәткәр, эчке эшләр һәм Роспотребнадзор бүлеге вәкилләре кергән.

Республикада карантиндагы кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен 216 мобиль төркем эшли. Аларга 783 кеше җәлеп ителгән. Һәркайсына социаль хезмәткәр, эчке эшләр һәм Роспотребнадзор бүлеге вәкилләре кергән.
Безнең шәһәрдә 23 марттан башлап ун мобиль бригада көн саен чит илдән кайткан кешеләрне йөреп чыга. Контрольдән тыш, мобиль төркемнәр үз-үзен изоляциягә куючыларның нинди ярдәмгә мохтаҗлыгын кызыксына, азык-төлек, дарулар китерү ихтыяҗын ачыклый.
Мобиль бригадалар мәгълүматы буенча, «обход»ларның берсендә чит илдән кайткан 291 кешенең 63е өендә булмаган. Бу уңайдан исегезгә төшерәбез: үз-үзеңне изоляцияләү тәртибен үтәмәгән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Карантинда чакта хәтта азык-төлек һәм дарулар алырга да чыгарга ярамый. Моны я туганнарыгыз, аралашу вакытында барлык саклану чараларын күреп, я социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар эшләргә тиеш.
Шунысын да әйтергә кирәк, мобиль төркемнәр хезмәткәрләре карантиндагы кешеләр белән турыдан-туры элемтәгә керми. Аралашу тәрәзә яки домофон аша бара. Алар барысы да махсус костюмнар, битлекләр, дезинфекция чаралары белән тәэмин ителгән.
Бүгенге көндә шулай ук, хаҗәте булмаса, каникулда булган укучылар, өйдән укучы студентлар, ялда яисә өйдән эшләүче хезмәткәрләр, 65 яшьтән өлкәнрәкләр дә үзләренең даими яшәү урынын ташлап китәргә тиеш түгел. Чүп-чар чыгару, якындагы азык-төлек кибетенә һәм даруханәгә барып килү генә искәрмә булып тора. Карантин шартларында урамда һәм җәмәгать урыннарында булу чикләнгән. Бу хакта шәһәрдәшләрне Гражданнар оборонасы, халыкны һәм биләмәләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау идарәсе хезмәткәрләре махсус автотранспорт ярдәме белән искәртә башлады.
Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Карантин чараларына җитди карыйк, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!
Читайте нас: