Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 март 2020, 18:45

Имамнар белемнәрен арттыра

Март башында шәһәребезнең «Нурул Ислам» мәдрәсәсе нигезендә «Традицион исламда динне тотуның көнүзәк мәсьәләләре» программасы буенча имамнар өчен дини белем күтәрү курслары оештырылды.

Март башында шәһәребезнең «Нурул Ислам» мәдрәсәсе нигезендә «Традицион исламда динне тотуның көнүзәк мәсьәләләре» программасы буенча имамнар өчен дини белем күтәрү курслары оештырылды.
Быелгы курсларда республика мәхәлләләреннән 22 кеше катнашты. Укуларны Үзәк Диния нәзарәтенең Русия ислам университеты укытучысы Булат хәзрәт Гафуров һәм мәдрәсә укытучылары алып барды.
Курслар кысаларында имамнар дини белемнәре буенча үз квалификацияләрен күтәрде. Укыту Хәнәфи мәзһәбенең Матуриди гакыйдәсе нигезендә корылды. Имамнар курсларда теория белемен зур кызыксыну белән үзләштерде, темалар буенча сорауларын бирде. Уку белән беррәттән гамәли дәресләргә дә зур игътибар бирелде. Имамнар биш вакыт намазларны, җомга намазын, җеназа намазын башкару, шулай ук мәет юу, җиде азан әйтеп өшкерү, исем кушу, никах уку буенча белемнәрен камилләштерде.
— Укулар Русия ислам университетының яңадан укыту, квалификация күтәрү һәм өстәмә белем бирү факультеты тарафыннан үткәрелде. Мондый курсларны оештыруда безнең тәҗрибә бар. Мәдрәсәдә уку-укыту гамәлләре өчен барлык уңайлыклар булдырылган. Сыйныф бүлмәләре заманча технологияләргә ярашлы җиһазландырылган. Укучылар һәм шәкертләр өчен уку заллы китапханә эшли.
— 72 сәгатькә исәпләнгән уку программасы 10 көнгә бүленгән иде. Ерак төбәкләрдән килүчеләргә мәдрәсәнең тулай торагында яшәү мөмкинлеге бирелде. Шәкертләргә көненә өч тапкыр җылы аш әзерләнде, — дип белдерде имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин.
Курслар ахырында тыңлаучыларга белем күтәрү буенча таныклыклар тапшырылды. Тантаналы шартларда үткән чарада имамнар шушы курсларны оештыручыларга, мәдрәсә укытучыларына олы рәхмәтләрен җиткерде.
Читайте нас: