Спутник бистәсендә яшәүчеләр Урындагы башлангычларга булышлык итү программасы ярдәмендә Гаяз Исхакый урамындагы юлны һәм балалар уен мәйданчыгын төзекләндерергә ниятли.
Спутниклылар белдерүенчә, Г. Исхакый урамындагы юлны ремонтлау — яшәешне уңайлы итүгә кагылышлы хәлиткеч мәсьәлә. Көн саен өлкәннәр һәм балалар шушы урам буйлап тукталышка яисә юл чатына чыга. Урамның юлы авария хәлендә, язлы-көзле чокыр-чакырлар күбәйгәннән-күбәя, зур-зур күлләвекләр барлыкка килә.
— Ял көннәрендә балалар белән бергәләп мәйданчыкка чыгып уйныйсы, күңел ачасы килә. Тик ул куллану өчен яраксыз, балалар анда уйный алмый, — ди инициатив төркем әгъзасы Артем Поленов. — Без ППМИ шартларына ярашлы кирәкле акчаны кертергә әзер. Программа ярдәмендә юлны ремонтлау һәм балалар мәйданчыгын төзекләндерү мәсьәләсе хәл ителүенә өметебез зур.
Спутник бистәсенең инициатив төркеме.