Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 март 2020, 22:17

Яхшы юл — яшәеш нигезе

37нче бистәдә яшәүчеләр Урындагы башлангычларга булышлык итү программасы нигезендә юлны асфальтлауны төгәлләргә җыена.

37нче бистәдә яшәүчеләр Урындагы башлангычларга булышлык итү программасы нигезендә юлны асфальтлауны төгәлләргә җыена.
Инициатив бюджетлау программасында алар былтыр да катнашып, аның чыннан да эшләвенә инанды. Проектлары конкурс сайлауда җиңеп, шәһәрдәшләр программа ярдәмендә 30 процентка якын биләмәне асфальтлауга иреште.
— Юлны асфальтлауны дәвам итәр өчен быел да Урындагы башлангычларга булышлык итү программасында катнашырга булдык. Халык җыелышында квартал эчендәге юлларны һәм өлешчә беренче һәм икенче урам юлларын асфальт белән түшәргә карар иттек. Проект җиңсен өчен бергәләп бөтен көчебезне салачакбыз. Программа ярдәмендә юлларны төзекләндереп бетерүгә өметебез зур, — ди урындагы үзидарә советы рәисе һәм инициатив төркем җитәкчесе Әсма Гыйлемҗан кызы.
37нче бистәдә яшәүчеләрнең инициатив төркеме.
Читайте нас: