Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 март 2020, 17:34

Истәлекле очрашу

Безнең китапханәдә Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре Халисә Мәсгуть кызы Мөхәммәдиева белән очрашу булып үтте.

Безнең китапханәдә Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре Халисә Мәсгуть кызы Мөхәммәдиева белән очрашу булып үтте.
Кунагыбыз китап сөючеләрне үзенең соңгы иљат љимеше белән таныштырды, Башкортстан «Китап» нәшриятында чыккан «Бал яратам» љыентыгыннан шигырьләрен укып ишеттерде.
Автор балалар өчен язылган шигырьләрен татарча гына түгел, урысча да сөйләде. Тәрљемәче Лидия Мәүлетовага рәхмәтен белдерде.
Очрашуда Халисә Рәйхан (әдәби псевдонимы) љыелучыларны башка әсәрләре белән дә таныштырды. Љанлы әңгәмәдән соң, Уфада үзе оештырган «Рәйхан» клубы хакында бәян итте.
Баксаң, башкалабызда милли мәдәниятебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне сөючеләр клубы гөрләп эшли икән. Узган елда оештырылган бу оешма әгъзаларының саны көннән-көн арта. Клубка гаиләләре белән килүчеләр күп. Биредә үк кул эшләренә өйрәтәләр. Римма Сөләйманова ханымнарны калфак, хәситә, изү тегәргә өйрәтә.
Сүзне «Рәйхан» клубы љитәкчесенең урынбасары Зөмәрә Юнысова алды. Ул төрле оештыру мәсьәләләрен яктыртты.
Љыр-бию белән үрелеп алып барылган клуб күпләр өчен күңелле ял урыны да. Биредә милли моңнарыбызны тыңлап, биеп, љырлап, үз осталыгыңны күрсәтеп кайтырга мөмкин.
Уфа кунагы белән очрашу шәһәребез китап сөючеләрендә онытылмас матур тойгылар калдырды. Халисә Мөхәммәдиева нәниләр өчен язган китабын безнең китапханәгә бүләк итте.
Лүзия Хәйретдинова, 2нче китапханә мөдире.
Читайте нас: