Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 март 2020, 23:24

Шәһәр язгы ташуга әзер

Бүген, 20 мартта, Совет мәйданында шәһәр оешма-предприятиеләренең һәм махсус хезмәтләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелде

Гадәттәгечә, язгы ташу чорында халык иминлеген саклау һәм аңа әзерлек чаралары тикшерү максатында махсус смотр оештырыла. Быелгысында халыкның имин яшәешен тәэмин итүче 16 предприятие катнашты.
Элемтәчеләр, янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, ашыгыч ярдәм табиблары, нефтьчеләр, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, ДОСААФ автомобильчеләре һәм башкалар техника һәм эш барышында кулланылучы корылмалар белән таныштырды. Предприятиеләрнең әзерлек дәрәҗәсен хакимият башлыгының беренче урынбасары Михаил Черкашнев, Гражданнар оборонасы, халыкны һәм биләмәләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау идарәсе җитәкчесе Ирек Зәкиев тикшерде.
Бүгенге көндә сәнәгать, торак-коммуналь, сәүдә предприятие-учреждениеләрендә язгы ташкынга каршы комиссияләр, тиз арада ярдәмгә килүче бүлекчәләр булдырылган, чаралар планы төзелгән. Шунысын да әйтергә кирәк, шәһәрдә гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә җаваплы хезмәтләрнең матди-техник тәэмин ителешенә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, авария-коткару отряды өчен «УАЗ» маркалы яңа автомобиль, көймә, махсус җиһазлар, экипировка сатып алынган.
— Быел кыш җылы килде, кар да бик күп яумады. Шуңа күрә үткәрелгән үлчәүләр һәм күзәтүләр буенча язгы ташу зур куркыныч тудырмас, дип көтелә. Моңа карамастан, су басу янаган төбәкләр күзәтү астында, халык арасында аңлату эшләре алып барыла, белешмәлекләр таратыла. Язгы ташу нәтиҗәләрен бетерүгә җәлеп ителгән объектларның әзерлеге югары кимәлдә, — диде смотрга йомгак ясап, хакимият башлыгы урынбасары М. Черкашнев.
Язгы ташкын чоры һәркемнән зур җаваплылык таләп итә. Хәвефсезлек чараларын игътибар белән үтәп, уяулыкны югалтмыйча эш иткәндә гадәттән тыш хәлләр куркыныч булмаячак. Шулай ук сулыкларда иминлек кагыйдәләрен саклау мөһимлеген дә онытмаска кирәк.
Читайте нас: