Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 март 2020, 14:46

Язгы ташкынга әзерлек ничек бара?

Бу сорауга җавапны гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүһәм язгы ташкынга каршы көрәш комиссияләренең гомум утырышы барышында алырга мөмкин булды.

Хакимият башлыгының беренче урынбасары М. Черкашнев рәислегендәге чарада халыкны яклау һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе, шәһәр оешма-предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендә берничә мәсьәлә тикшерелде: 2020 елда язгы ташкынны һәлакәтләрсез үткәрү, мәгариф объектларының янгын хәвефсезлеген тәэмин итү; агымдагы елда биләмәдә янгыннарны кисәтү буенча оештыру-гамәли чаралар планын һәм су басу ихтималы булган урам-йортлар исемлеген раслау.
Халыкны яклау һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе И. Зәкиев Ык елгасындагы боз торышы, су басу хәвефен кисәтү буенча чаралар турында мәгълүмат бирде. Тикшерүләр март башына елганың зур өлеше боздан ачылуын күрсәтә. Боз калынлыгы 30-45 см тәшкил итә.
Гыйнвар һәм февраль айларында явым-төшем гадәттәгедән түбәнрәк булды. 1 мартка кар катламының калынлыгы — 22 см иде, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк. Шул ук вакытта кардагы су күләме — 99 мм, ягъни әлеге күрсәткеч узган ел дәрәҗәсенә туры килә.
Ык елгасында су күтәрелү шартлы нульдән 200-250 см чикләрендә фаразлана. Мәгълүм булуынча, торак йортларны су басу куркынычы аның дәрәҗәсе 300 сантиметрга җиткәндә яный. Әгәр һава температурасы кискен күтәрелмәсә, язгы ташу мартның икенче яртысы — апрель башында көтелә.
Бүгенге көндә авария-коткару бригадалары тиешле әзерлектә, алар махсус әсбаплар белән җиһазландырылган, шәхси составка күнекмәләр үткәрелгән. Йортларына су басу хәвефе янаган халык арасында аңлату-кисәтү эше оештырылган. Язгы ташу нәтиҗәләрен бетерүгә җәлеп ителгән махсус көчләр һәм чараларның әзерлеген тикшерү 20 мартка планлаштырылган, ул гадәттәгечә Совет мәйданында узачак.
«ДорСтройРемонт», «Благоустройство», «Октябрьскоммунводоканал», «Электр челтәрләре», «Теплоэнерго» предприятиеләре җитәкчеләре техниканың әзерлеге, авария-коткару хезмәтләрен булдыру, җайланмалар һәм йөзү чараларын, шулай ук ком һәм вак ташны җитәрлек күләмдә әзерләү турында хәбәр итте. «ДорСтройРемонт» хезмәткәрләре бу көннәрдә шәһәр юлларын һәм канализацияне ташкын суларын агызыр өчен чистарта. Коткаручылар өйдән-өйгә йөреп, кисәтү эше алып бара, белешмәлекләр тарата. Махсус хезмәтләр вәкилләре тарафыннан көн саен Ык елгасындагы боз катламы тикшерелә, үлчәмнәр ясала.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, язгы ташуны һәлакәтсез үткәрүгә чаралар планы расланды, җаваплы кешеләр билгеләнде, авария-коткару хезмәтләре әзерлеге тикшерелде. Янгын куркынычсызлыгы, аерым алганда, мәгариф объектларының иминлеге, Октябрьскийда ел дәвамында иң зур игътибар һәм күзәтү таләп иткән мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу өлкәгә кагылышлы хәл торышы турындагы мәгълүмат белән 38нче янгын сүндерү-коткару бүлеге җитәкчесе Р. Шәрипов чыгыш ясады.
Комиссия утырышында янгын хәвефсезлеген автомат рәвештә тәэмин итүче җайланмаларның төзеклеге, эвакуацияләү юллары торышы, янгын сүндерү чаралары әзерлеге, халык арасында аңлату эшен көчәйтүгә аерым игътибар бирү турында карар кабул ителде, янгыннарны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар планы төзелде, су басу куркынычы янаган урамнар һәм йортлар исемлеге билгеләнде.
Читайте нас: