Октябрьскийда Башкортстан Башлыгы Р.Хәбировның республикада коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү чаралары турында күрсәтмәсе буенча киңәшмә узды.
Халыклар дуслыгы йортында үткән киңәшмәгә барлык предприятие, учреждение, шәһәр оешмалары җитәкчеләре, Федераль һәм республика хакимият органнарының барлык структуралары чакырылган иде.
Шәһәр хакимияте башлыгы А.Шмелев катнашучыларга кичә Башкортстан Башлыгы Р.Хәбиров республика биләмәсенә коронавирус инфекциясен кертү һәм тарату куркынычын киметү чаралары турында боерыкка кул куйганлыгы турында хәбәр итте. Боерыкның төп пунктларын исәпкә алып, Алексей Николаевич игътибарны оешма хезмәткәрләренә, шәһәр халкына профилактик чаралар, шәһәрдәге, республикадагы, илдәге, дөньядагы вәзгыять турында хәбәр итү зарурлыгына юнәлтте.
Документ нигезендә, Башкортстан биләмәсендә планлаштырылган 1000нән артык кеше саны белән массакүләм чаралар уздыруны гамәлдән чыгарырга, ә мөмкин булмаганда — күчерү (20 апрельдән дә иртәрәк түгел) тәкъдим ителә.
Республика, аерым алганда, шәһәр халкына, Русия чикләреннән читкә сәфәрләрдән тыелып торырга һәм эпидемия ягыннан имин булмаган төбәкләргә, массакүләм чараларга һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарга бармаска киңәш ителә.
Эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне чит илләргә һәм коронавирус буенча имин булмаган төбәкләргә командировкаларга җибәрүдән тыелып торырга киңәш ителә. Шулай ук йогышлы авырулар билгеләре булган хезмәткәрләрне ачыклауга һәм аларның эш урынында булуын булдырмауга юнәлтелгән чаралар күрергә кирәк. Гомуми файдаланудагы элемтә челтәрләрен кулланып, җыелышлар, киңәшмәләр һәм башка чаралар уздыруның дистанцион ысулларын кертүне активлаштырырга тәкъдим ителә.
Пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче «НП Пассажир – сервис» һәм «Башавтотранс»ның Октябрьский филиалы предприятиеләренә көн саен дезинфекция үткәрергә тәкъдим ителә.
Балалар бакчаларына, мәктәпләргә, югары уку йортларына һәм башка белем бирү оешмаларына йогышлы авыру билгеләре булган укучыларны ачыклау һәм аларны уку урыннарында булдырмау буенча чаралар күрергә, шулай ук бүлмәләрне көндәлек дезинфекцияләүне тәэмин итәргә тәкъдим ителә. 23 марттан 30 мартка кадәр язгы каникулларда планлаштырылган тематик чаралар гамәлдән чыгарылмый.
Шәһәр гәзитләре, шәһәр хакимиятенең рәсми сайты битләрендә һәм социаль челтәрләрдә әлеге күрсәтмә кысаларында муниципалитет эшчәнлеге турында дөрес, вакытлы мәгълүмат урнаштырылачак.