Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 март 2020, 14:30

«Мин тормышны язам»

Үзе турында шулай ди ул, чөнки әсәрләрендә көндәлек хәл-вакыйгаларны матурламыйча, күпертмичә, ничек бар, шулай күрсәтә.Җиңел укымлы итеп язылган, халкыбызның фәһемле әйтем-мәкальләре белән тулыландырылган иҗат җимешләре тиз арада үз укучысын табуына гаҗәпләнәсе дә түгел. Моны 20 меңлек тиражлы китабының яшен тизлегендә таралуы да дәлилли.Сүзем Русия һәм Башкортстан Республикасының журналистлар берлеге әгъзасы, «Кызыл таң» гәзитенең штаттан тыш үз хәбәрчесе, күпсанлы сәнгать һәм публицистик китаплар авторы Венера Мәҗитова турында бара. (Белешмә: Венера Зимфир кызы Мәҗитова 1978 елның 24 июнендә Илеш районының Иске Кыргыз авылында туа. Яңа Аю урта мәктәбендә белем ала. Нефтекама педагогия училищесын, аннары Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультетын тәмамлый. 16 ел «Кызыл таң» гәзите журналисты, үз хәбәрчесе булып эшли).

Үзе турында шулай ди ул, чөнки әсәрләрендә көндәлек хәл-вакыйгаларны матурламыйча, күпертмичә, ничек бар, шулай күрсәтә.
Җиңел укымлы итеп язылган, халкыбызның фәһемле әйтем-мәкальләре белән тулыландырылган иҗат җимешләре тиз арада үз укучысын табуына гаҗәпләнәсе дә түгел. Моны 20 меңлек тиражлы китабының яшен тизлегендә таралуы да дәлилли.
Сүзем Русия һәм Башкортстан Республикасының журналистлар берлеге әгъзасы, «Кызыл таң» гәзитенең штаттан тыш үз хәбәрчесе, күпсанлы сәнгать һәм публицистик китаплар авторы Венера Мәҗитова турында бара. (Белешмә: Венера Зимфир кызы Мәҗитова 1978 елның 24 июнендә Илеш районының Иске Кыргыз авылында туа. Яңа Аю урта мәктәбендә белем ала. Нефтекама педагогия училищесын, аннары Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультетын тәмамлый. 16 ел «Кызыл таң» гәзите журналисты, үз хәбәрчесе булып эшли).
Венера ханым Бөтендөнья язучылар көнендә шәһәребездә булып китте. Бу көнне Үзәк китапханәдә «Яшел дөнья» һәм «Илһам» клублары әгъзалары, шагыйрь-язучылар, китапханәчеләр җыелды. Очрашуда хөрмәтле ветераннар — Русиянең атказанган укытучысы Халидә Хәнипова, Тимерҗан Идрисов, Ада Харисова, Зәбир Шакиров, Закуан Сәлимшин дә катнашты.
Венера Зимфир кызы шәһәребезгә «Туган Як» гәзите редакциясе чакыруы буенча килде. Баш мөхәррир Юлия Дәүләтбаева язучының берничә данә «Биана» китабын алып кайткан иде. Шул рәвешле шәһәрдәшләр Венера Мәҗитованың иҗаты белән алдан ук таныша торды. Ә инде әдәби очрашу вакытында алар әсәрләргә кагылышлы уй-фикерләре белән бүлешә алды.
— Октябрьскийга 160 чакрым юл үтеп килдем, — дип башлады чыгышын Венера Зимфир кызы. — Бу шәһәрдә мин беренче тапкыр һәм әлеге мөмкинлек өчен тәү чиратта «Туган як»ның баш мөхәрриренә рәхмәтлемен. Юлия Рамазан кызы турында «Кызыл таң»ның үз хәбәрчесе Фәнүр Гыйльмановтан ишеткәнем бар иде. «Оперативка» вакытында аның: «Октябрьскийда «Туган як» гәзите эшләп килә. Аны татар җанлы, милли рухлы Юлия Дәүләтбаева җитәкли», — дип сөйләгәне булды. Шушы сүзләр хәтергә кереп калган. Бүген, ниһаять, Юлия Рамазан кызы белән шәхсән очрашу-танышу форсаты тиде.
... Арытаба Венера ханым язучылык хезмәте, шәхси тормышы, эш сәфәрләре һәм кызыклы очрашулар хакында бәян итте. Ул ничек иҗатчы булып китте икән соң? «Бу сорауга җавап эзли башласам, күңелем ирексездән балачак елларына юнәлә», — ди Венера Зимфир кызы. Беренче шигырен 6нчы класста укыганда яза ул, укытучысы киңәше белән 5 ел буе Яркәйдәге «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәгенә йөри. Соңрак прозага күчә. Язмалары «Тулпар» журналы, «Өмет», «Маяк» гәзитләрендә басыла. 2013 елда «Туйга кадәр өч көн» дип аталган беренче хикәяләр җыентыгы нәшер ителә, аннары «Төннән соң көн киләчәк», «Сирень чәчәк ата», «Илешнең абруйлы кешеләре», «Сарьян эзеннән...», «Бер адым», «Өй ашханәсе», «Хуҗабикә» китаплары дөнья күрә. Мәҗитова Татарстан Республикасының «Бәллүр каләм» XX бәйгесенең «Туган тел» номинациясе җиңүчесе дә була.
«Мин үземә сүз бирдем, нәрсә белән шөгыльләнсәм дә иҗат итүне туктатмаска, — ди Венера ханым киләчәккә ният-максатлары турында. — Язучылык эше — минем күңел халәтем, яшәү рәвешем. Һәм мин аннан аерылмаячакмын. Киләчәктә дә хикәя-повестьларым дөнья күрәчәк дип фаразлый алам».
... Очрашу барышында Венера Зимфир кызы һәм аның иҗаты белән кызыксынучылар арасында җылы мохит урнашты. Шәһәрдәшләр китаплардан өзекләр укыды, фикер-теләкләрен җиткерде. Үзәк китапханә директоры Елена Гришкова язучыга Октябрьский тарихына багышланган «Нефть үзәнлеге» китабын бүләк итте. «Шушы түгәрәк өстәл артында әдәбият сөюче дусларыбызны, иҗатчыларны күрүемә бик шатмын, — диде Елена Александровна. — Мондый очрашуларда Башкортстан җиренең сәләт ияләренә бай булуына инанасың».
Юлия Дәүләтбаева үз чиратында Венера Мәҗитовага истәлекле бүләкләр тапшырды, иҗади эшчәнлегендә зур уңышлар теләде. «Венера Зимфир кызы киләчәктә дә кешеләр күңеленә үтеп керердәй әсәрләр язуын дәвам итәр, иҗат сөючеләр аның хикәя-повестьларын укып хозурланыр дип ышанабыз. Аның әсәрләрендә халкыбызның милли гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә, теленә тирән ихтирам чагылыш таба. Алардан һәркем үзе өчен ниндидер яңа тәҗрибә, фәһем туплый», — диде Юлия Рамазановна. Ул шулай ук шәһәребез иҗатчыларына, китапханә хезмәткәрләренә, ветераннарга гәзитебезнең 30 еллык юбилее уңаеннан оештырылган чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.
Фикерләр:
Халидә Хәнипова:
— Венера ханым әсәрләре тормышчанлыгы белән күңелгә үтеп керә. Бик дөньяви, халыкчан алар. «Биана» хикәясенә аерым тукталасы килә. Беренче җөмләдән үк «Бу бит минем тарих» дигән уйдан тетрәнеп киттем. Мин 6нчы сыйныфта укыганда нык итеп өшеп, аякларым шешенде. Кияүгә чыккач та хасталар кимемәде, күп дәваландым. Якын кешеләрем дә нык ярдәм итте. Бианай сөлек салды, ирем кырмыскалар белән сихәтләндерергә йөртте. Мунчада кычыткан белән чабына идек, ун ел дигәндә генә аның чагуын тоя башладым!
Мине тәэсирләндергән тагын бер хикәя — «Җирәнчәч». Ул яшьләр тормышын тасвирлый. Аның кайбер урыннарын, аеруча Агыйдел буендагы очрашулар турындагысын кат-кат укыдым. Бу вакытта күз алдына елганың уйнак дулкыннары, яр буендагы чикерткәләр тавышы, чәчәкләргә кунып очучы күбәләкләр күренеше килде...
«Көндәш» хикәясе турында да әйтәсем килә. Бусында мәхәббәт тә, хыянәт тә, шушы хыянәткә карата җәза да бар. Мондый әсәрләрне тетрәнмичә уку мөмкин түгел.
Закуан Сәлимшин:
— Кызганычка каршы, Венера Мәҗитованың әсәрләре белән бүгенгәчә танышу форсаты тимәгән иде. Әдәби очрашу барышында язучының китапларын укып чыгу теләге туды. Мин мотлак моны эшләячәкмен. Аеруча файдалы үләннәр, аш-су рецептлары тупланган җыентык кызыксыну тудырды.
Риканс Гыйлемҗанов:
— Венера Зимфир кызы иҗаты күпчелектә гади кешеләр тормышына багышланган. «Биана» хикәясе аеруча көчле хиссиятләр тудырды. Төп каһарман — Вәсиләнең бала тапканнан соң гарип хәлендә калуы тетрәндерсә, бианасының яраткан киленен аякка бастыру өчен салган көче, ныкышмалылыгы зур соклану уятты. Бәлки, чын тормышта мондый ихлас күңелле затлар сирәктер. Әмма язучының шушы әсәре аша бу дөньяда рәхим-шәфкатьлелекнең барлыгына, игелекле гамәлләрнең нинди илаһи көчкә ия булуына инанасың.
Юлия Дәүләтбаева:
— Эчтәлеге буенча бай, тирән мәгънәле әдәби очрашуга халыкны әлләни җыя алмасак та, бик җылы һәм тәэсирле чара булды ул. Үзәк китапханәгә бүген «Туган як»ның иң тугры укучылары җыелды, әмма ни кызганыч, туган тел укытучылары, гомумән, шәһәребезнең зыялы яшь һәм урта буын вәкилләреннән берәү дә килмәде. Бер ай алдан В. Мәҗитова китапларын алып, кулдан-кулга йөртеп байтак кеше укырга өлгерде. Фикер алышуда тагы шул өлкән буын вәкилләре генә катнашты. Яшьләр укымый, укырга теләкләре дә юк, димәк. Гәзитебез һәм социаль челтәрләр аша алдан ук хәбәр ителсә дә, бәлки үзебезгә тагы да ныклабрак йөреп чакыру кирәк булгандыр, әмма каян-каян килгән кеше алдында минем үземә бик оят булды.
Венера Мәҗитованың әсәрләре нәрсәсе белән үзенчәлекле: алар гади һәм аңлаешлы телдә язылган, тиз укыла, тормышчан вакыйгаларны сүрәтли. Шуңа игътибар иттем, Венера халык әйтемнәрен, мәкальләрне оста куллана, әби-бабай тәрбиясе алганлыгы да шунда чагыла. Табигатьне яратуы, дингә мөрәҗәгать итүе дә аның рухи яктан бай булуына ишарәли. Киләчәктә шәһәребезгә тагы да кызыклы авторларны, китаплары укымлы язучыларны чакырырбыз, әмма безнең барыбызга да уку тәртибен һәм мәдәниятен кайтарырга кирәк дип уйлыйм.
Читайте нас: