Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 март 2020, 22:00

Республика ярдәм күрсәтергә әзер

5 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Октябрьский шәһәренә килде. Төбәк җитәкчесе социаль объектларда булды һәм халык белән аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты.

5 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Октябрьский шәһәренә килде. Төбәк җитәкчесе социаль объектларда булды һәм халык белән аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты.
38нче төбәктә ул «Весна» торак комплексы өлешчеләренең инициатив төркеме белән очрашты. «СУ-4» төзүчесе, 18нче һәм 19нчы кварталлардагы объектларны 2017 ел ахырына кадәр төзеп бетерергә тиеш иде. Ул үз бурычын үтәмәде. Әзерләнгән юл картасы нигезендә йортларны төзү эшләрен «Ролстрой» компаниясенә тапшырдылар. Әмма 2019 елның апрелендә оешма директоры проекттан анык сәбәпләрсез чыгу турында игълан итте. Октябрьский шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев аңлатканча, төзүче, кирәкле инфраструктура булдыруны да кертеп, биләмәне комплекслы үстерергә тиеш булган. Бу мәсьәлә муниципалитет һәм прокуратура вәкилләре катнашлыгында ведомствоара киңәшмәләрдә каралган.
– Төзүченең фирмалары шәһәрдә башка йортлар төзи һәм аларда фатирлар сата, ә безнең объектлар хәрәкәтсез тора, – дип хәбәр итте өлешчеләр вәкиле Илдар Кадыйров. –Димәк, компаниянең ресурслары бар. Без хокук саклау органнарына берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек, әмма хәл алга китмәде.
Төбәк Башлыгы барлык кызыксынган яклар катнашлыгында киңәшмә оештырырга кушты.
Радий Хәбиров шулай ук, музыка колледжында да булды. Уку йортына 1969 елда нигез салынган. Анда төрле юнәлешләр буенча 160 студент шөгыльләнә. 1994 елда колледжга мәдәни мирас объекты булган Юрий Гагарин исемендәге Техника йорты бинасы тапшырылган. Биредә 530 урынга исәпләнгән зур концерт залы урнашкан, анда шәһәр җәмәгать чаралары уза. Директоры Юлия Алимина сөйләгәнчә, 1953 елда төзелгән бина капиталь ремонт таләп итә. 350 миллион сумлык проект хәзерге вакытта тикшерү уза. Республика җитәкчесе Башкортстан Хөкүмәтенә эшне финанслау тәкъдимнәрен әзерләргә кушты.
— Һичшиксез, ремонтны башкарачакбыз. Бу — төп зал, ул бик матур. Зинһар, реставрация өчен иң яхшы төзүчеләрне сайлап алыгыз, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы эш сәфәре ахырында шәһәр башлыгы Алексей Шмелев белән Октябрьскийның алга таба үсеш планнары турында фикер алышты. Ул социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләрен тәкъдим итте, кече эшкуарлык һәм кулланучылар базарында уңай динамиканы билгеләп үтте. Моннан тыш, сүз сәламәтлек саклау, юл челтәре һәм җәмәгать транспорты үсеше турында барды. Алексей Шмелев билгеләп үткәнчә, 2021 елда шәһәр оештырылуның 75 еллыгы билгеләнәчәк.
– Бу яхшы юбилей датасы. Әйдәгез, бергәләп әзерлек һәм бәйрәм чаралары исемлеген төзик. Республика тиешле ярдәм күрсәтергә әзер, – диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: